Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивалендә булды
2015 елның 15 августы, шимбә
Бүген Болгар тарихи-археологик комплексында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивале ачылыш тантанасы узды, Россиянең 30 төбәгеннән, Белоруссия, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелды. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган. Фестивальнең максаты - Урта гасырлар эпохасының алга киткән вакыты, шул исәптән Алтын Урда чорында Болгар шәһәре территориясендә XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.
Фестивальне оештыручылар - Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты һәм “Сулица” тарихи фехтования һәм реконструкцияләү үзәге”.
Беренче "Бөек Болгар" тарихи фестивале 2014 елда уздырылган иде.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Валиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.
Борынгы Идел буе Болгар дәүләте җиренә килгән кунакларны Минтимер Шәймиев сәламләде. "Узган ел фестивальгә нигез салынды, хәзер ул көч җыя, кызыклы була бара һәм сезнең өчен бөтен шартлар тудырылуга бернинди дә шик юк. Бу соңгы елларда без алып барган аеруча зур эшләрнең дәвамы булып тора. Без республикабызның ике тарихи шәһәре - федераль дәрәҗәдәге ядкәрләр - Болгар һәм Зөяне яңадан торгызабыз. Белгенегезчә, Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Тарихи объектлар яңадан торгызылган вакытта тарихчы, археолог, реставратор һәм башка галим һәм белгечләрнең роле бик зур. Ләкин борынгы чор вакыйгаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнеп, сез башкарган эшләр, алар хезмәтеннән аерыла һәм безнең мирасны саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру эшендә аның үз урыны бар", - дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе бүгенге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм сабырлык, түземлек теләде.
Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чыгышында Минтимер Шәймиевкә фестивальне бик теләп хуплавы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук оештыручылар командасына, бигрәк тә волонтерларга рәхмәт әйтте.
Аннан соң кунаклар саклаулыкның тарихи өлешендә урнашкан фестивальнең төп мәйданчыгында башланган массакүләм сугышларны карадылар.
Татарстаннан бу ярышларда тарихи клубларның берләшкән командасы катнаша. Аның составында -19-30 яшьлек 24 кеше. Команда Алтын Урда чоры киемнәре һәм коралларында. Россия җыелмасы командасы “Россия-1”, “Россия-3” командалары - тарихи урта гасырлар сугышы буенча хәзерге дөнья чемпионнарыннан тора.
Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүче рәсми затлар фестивальнең барлык мәйданчыкларын карап чыктылар: тарихи ярминкә - халык-сәнгать һөнәрчелек ярминкәсен, хәрби машиналар мәйданчыгын, “Идел буе Болгар дәүләте” интерактив тарихи лагерьны- шунда сугышчы-болгарларның сугышын күзәттеләр.
Алга таба алар Татарстанда быел җәй барлыкка килгән “Түбәтәй” татар милли фастфуды челтәре киоскысы янында тукталдылар. Проектның авторлары Солтан Сафин, Айнур Камалиев, Азат Нәҗметдинов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Аларның сүзләренчә, “Түбәтәй” – ул хәләл фастфуд челтәре, замана яшьләренчә милли ашларны торгызуга ярдәм итәчәк.
Фестиваль кунаклары өчпочмак, гөбәдия белән хуш исле чәй эчтеләр һәм барысыннан да канәгать калдылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз