Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев II Халыкара реставраторлар съезды делегатлары белән очрашты
2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе "Яңарыш" фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, кичә ачылган II Халыкара реставраторлар съезды делегатлары белән очрашты.
Очрашу алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларга "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, "Яңарыш" фонды ярдәме белән яңадан торгызылган һәм реставрацияләнгән объектлар турында сөйләде.
Минтимер Шәймиев экспертлар, галимнәр, ЮНЕСКО вәкилләре һәм ЮНЕСКОның консультатив органнары вәкилләренә Татарстан объектларын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эшли башлауның беренче көненнән үк аңлашу табылганы өчен рәхмәт белдерде.
"Әлбәттә, без эшебезне дәвам итәбез, яңа элемтәләр эзлибез, шушы өлкәдәге белемгә мохтаҗлык сизәбез. Без ИКОМОС (Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы), ИККРОМ (Халыкара мәдәни һәйкәлләрне өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү үзәге) экспертларына ярдәмнәре, безнең белән уртаклашкан белемнәре өчен рәхмәтлебез, безнең өчен ул белемнәр ачыш булды. Без нәрсәнедер дөрес эшләмибез икән, дөресләп җибәрегез, без сезне тыңлап, алга таба цивилизацияле юл белән барырбыз. Хәзер Татарстанда башкарыла торган эшләр - бөтен Россия җәмгыятенә мөһим сигнал. Иң әһәмиятлесе, бүген һәр авыл, һәр торак пункт үз тарихын, үз тамырларын эзли. Менә нинди хәрәкәт башланды", - дип билгеләде ул.
Минтимер Шәймиев кунакларга кыскача республикада "Яңарыш" фондының тарихи мирасны саклау буенча башкарган эшләре турында сөйләде.
РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Пирумов очрашуда катнашучыларга РФ Мәдәният министрлыгының халыкара оешмалар белән эш юнәлешләре, Халыкара реставраторлар съездын уздыру идеясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Беренче съезд 2012 елда Мәскәүдә узган иде. "Казан II съездны уздыру урыны буларак очраклы сайланмады, Татарстан – мәдәни мирасларны саклау, ядкәрләрне яңадан торгызу өчен кертелә торган инвестицияләр буенча РФсубъектлары арасында лидерларның берсе", - дип ассызыклады ул.
ИКОМОС президенты Густаво Араоз ИКОМОС экспертларының эш алымнары һәм принциплары турында сөйләде. ИКОМОС РФ Мәдәният министрлыгына, ИКОМОСның Россиядәге бүлегенә һәм барлык республикаларга эксперт ярдәме күрсәтергә тулысынча әзер, дип ассызыклады ул.
ИККРОМ бүлекчәсе җитәкчесе Джозеф Кинг соңгы вакытта кешелекнең кыйммәтле тарихи ядкәрләре төрле хәрби конфликтлар аркасында зыян күрүләре турында белдерде."Хәзер вәхшилекка каршы көчләрне активлаштырырга, мәдәният тавышын, мәгариф тавышын, ЮНЕСКО тавышын күтәрергә вакыт һәм террорчылык белән вандализмга юл куймаска кирәк. Цивилизацияләр арасында дуслык мөмкин булуын бергәләп исбатларга кирәк ", - дип билгеләде ул.
Джозеф Кинг ИККРОМ генераль директоры Стефано ди Каро исеменнән Минтимер Шәймиевкә Россияне ИККРОМ әгъзасы буларак яңадан теркәүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде, бу хакта карарны Россия Хөкүмәте 2015 елның мартында кабул итте.
Очрашуда шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Министрлар Кабинетының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, КДМСУның фәнни эшләр буенча проректоры, ЮНЕСКОның Идел буе бүлеге кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашты.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз