Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевка беренче номерлы «Дуслык» ордены тапшырды

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешү тантанасында катнашкан башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева һәм башкалар Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчеге тарихы музеенда булдылар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендәге тантаналар залында Татарстанның Беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка «Дуслык» ордены тапшыру тантанасы узды. Республиканың бу яңа дәүләт бүләге быел апрель аенда гамәлгә куелган иде.

19 августта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың халыкара абруен ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстанның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга, торгызуга һәм популярлаштыруга мөһим өлеш керткәне, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены белән М.Ш.Шәймиевны бүләкләү турындагы Указ имзалады.

Бүләк тапшырганда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Бүген бездә зур вакыйга, мин үз вазыйфаларыма керештем. Һәм без сезнең катнашыгызда башкаручы беренче адым – безнең хөрмәтле Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улына беренче номерлы «Дуслык» ордены тапшыру. Бүген мин Кремльдә бу бүләкне тапшыруым белән горурланам. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улының Татарстан Автономияле Республикасы, Татарстан Республикасы үсешенә, тулаем Россия дәүләтчелеген ныгытуга керткән өлеше турында сөйләп тору кирәкмидер дип уйлыйм. Ул – иң абруйлы сәясәтчеләрнең берсе. Без үзебезнең остазыбыз белән горурланабыз, без аны ихтирам итәбез, ул безнең белән. Һәм ул бүген безнең эшкә күп уңай нәрсәләр кертә. Без кайчан әле Болгар – без татарлар, мөселманнар өчен изге урын Бөтендөнья мирасы исемлегенә керер дип хыяллана ала идек? Аннан соңгы этап – Свияжск, башка планнар да бар. Шуңа күрә, Минтимер Шәрип улы, мин Сезгә барлык башкарган һәм башкарачак хезмәтләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без Сезгә таянабыз, без һәрвакыт Сезнең белән киңәшәбез».

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына керешүе белән котлады. «Бәхеткә күрә, Татарстанның, инсанлы дөньяга хас булганча, хакимиятне тапшыру рәвешендә үрнәк күрсәтүе бик күркәм. Бу безнең өчен бик кадерле», - диде ул.

«Бу «Дуслык» ордены. Дружба, дуслык, тынычлык һәм татулык, үзара аңлашу – кичә дә, бүген дә һәм киләчәктә дә иң кыйммәтле нәрсәләр. Без елдан-ел белемлерәк була барабыз кебек, тормышыбызга технологияләр керә, без барыбер дуслыкка, үзара аңлашуга мохтаҗ. Бу мәңгелек нәрсәләр һәм без республикада шундый орденны гамәлгә куйдык. Без моның кадерен белергә һәм гасырлар түреннән килүче бу нәрсәләрнең асылын киләчәккә дә илтеп җиткерегә тиеш», - диде ул.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүләкләүдән соң аны тагын бер шатлыклы вакыйга – оныгы Камиләнең туе көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International