Рөстәм Миңнеханов: «Болгар ислам академиясен булдыру тынычлык яклы ислам позициясен җитди ныгытачак»

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Әлегә илебезнең дини мәгарифе һәм руханиларны әзерләү дәрәҗәсе гамәлдәге өндәүләрне уңышлы үтәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә бүген безнең бурыч – Россия өчен традицион исламны ныгыту буенча Россия мөселманнары руханиларын берләштерерлек һәм абруйлы чит илләр галимнәренең позицияләрен ныгытырлык эре фәнни, белем бирү һәм рухи үзәк булдыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

Чакырылучылар арасында Россия төбәкләреннән, Төркия, Мисыр, Сүрия, Ирак, Дагстан, Таҗикстан, Казакъстаннан да вәкилләр бар иде.

"Борынгы Болгар мөселман мәдәнияте һәм белем бирү үзәге буларак билгеле. Аның күп мәчетләре, мәдрәсәләре исламның гуманистик идеяләрен таратуда зур әһәмияткә ия", - диде республика җитәкчесе һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең,  халыкның Болгар шәһәрен торгызуда зур өлеш кертүен аерым билгеләп үтте. Ул шулай ук Болгар каласына ел саен Изге Болгар җыенына меңәрләгән дин әһелләренең килүе дә шәһәрнең хәзер дә каланың мөһим урын тотуын күрсәтүен искәртте.

Чыгышында ТР Президенты дөньяда күзәтелгән бүгенге вәзгыятькә дә тукталды. "Миграция агымнары арта, дөньякүләм мәдәни байлыклар җимерелә. Бу куркыныч хәзер ислам дәүләтләренә һәм бөтен дөньяга яный. Кызганыч, Россия мөселманнарының да кайберләре экстремистик агымнарга иярә. Бу исә ил өчен зур куркыныч тудыра. Ни үкенеч, бүгенге көндә дин әһелләре алган белем бу куркынычлар белән көрәшергә мөмкинлек бирми. Безнең алда эре, фәнни, рухи белем бирү үзәген булдыру бурычы тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Болгарда Ислам академиясен булдыру идеясен Владимир Путинның хуплавын да ассызыклады. - Без үзебезне ислам цивилизациясенең аерылгысыз өлеше итеп тоябыз һәм әлеге академиянең Болгар җирлегендә булуы бик дөрес булачак. Кала кабат Россия күләмендә һәм дөнья күләмендә танылу алачак. Академиядә татар тәгълиматының зур мирасын өйрәнү дөрес булачак. Бина төзү авыр түгел, иң мөһиме - белем бирү системасын булдыру кирәк. Без яхшылардан-яхшы белгечләр әзерләргә тиеш. Әмма бер нәрсә дә үз-үзеннән генә килеп чыкмый. Теләк һәм беренче адымны ясау шарт", - диде ул.

Конференциядә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәех Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. катнашты.

Игорь Баринов соңгы елларда РФ мөселманнары тормышында зур вакыйгалар булуын ассызыклады. "Бүгенге конференциядә татар тәгълиматчылары хакында сүз булыр, ә конференциянең нәтиҗәләре Болгарда Ислам академиясен булдыруга юнәлешне билгеләргә ярдәм итәр, - диде ул. - Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселман галимнәре берлеген булдыру хакында тәкъдим белән чыккан иде. Без бу тәкъдимне хуплыйбыз. Дини тәгълиматчылар илдә ислам дине буенча белем бирүгә зур өлеш кертәчәк", - диде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия студентлары дини белемне үз илендә алырга тиешлеген һәм ул белемнең дөньяви стандартларга туры килү шарт икәнен ассызыклады.

Минтимер Шәймиев бу очрашудан бик күп файда булуын һәм Илбашы Владимир Путинның Болгарда Ислам академиясе булдыруны хуплавын сөенечле вакыйга дип атады . "Үз вакытында ата-бабаларыбыз тарафыннан ислам дине кабул ителгән җирдә шундый академия булдыру бик дөрес. Зур эшләр ныклы нигездә эшләнелә. Ул нигез безнең элеккеге бабаларыбыз тарафыннан салынган һәм вакыт белән сыналган", - диде. Чыгыш ясаучыларның шактые Казанда бастырылган китаплардан белем эстәвен искә алуны бик күңелле вакыйга, диде ТР Дәүләт Киңәшчесе, бер нәрсәнең дә очраклы булмавына игътибарны юнәлтте. "Безне динебездән баш тарттырырга тырыштылар. Узган гасырның 90 нчы елларында 23ләп мәчет булса, хәзер исә 1,5 меңләп мәчет исәпләнә. Бу - бик зур көч", - диде Минтимер Шәймиев.

Конференция эшчәнлеген сәгать кичке 7ләргә кадәр дәвам итәчәк. Аның азагында резолюция кабул итү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International