Бүген Казан федераль университетының Актлар залында Казан университетының нигезләнү көненә багышланган КФУ гыйльми советының тантаналы киңәйтелгән утырышы узды.
Ул символик вакыйга белән аталды – ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә “Казан (Идел буе) федераль университетының шәрәфле докторы” исеменә истәлек билгесен тапшыру.
Символизм шунда, университетның бүгенге сыйфатында булуында Минтимер Шәймиевнең катнашы бар: нәкъ менә Минтимер Шәймиевнең инициативасы һәм тырышлыгы белән КДУ федераль университет статусын, федераль бюджеттан финанслана торган 2019 елга кадәр үсеш программасын алды,аннан соң, яңа мөмкинлекләргә таянып, дөньяның 100 әйдәп баручы югары уку йорты исемлегенә Россиянең ким дигәндә биш югары уку йортын уздыру проектына керде.
Минтимер Шәймиев Гыйльми совет утырышында ясаган чыгышында, КФУ ректоры Илшат Гафуровның университет базасында Бөтендөнья мәдәни мирасны өйрәнү, саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыру өлкәсендә Ресурс үзәген булдыру турында инициативасын аерым билгеләде һәм Казан галимнәренең фән өлкәсендә Россиядә һәм дөньяда әйдәп баручы урынында булулары, Ресурс үзәгенә ЮНЕСКОның Мирас үзәкләре структурасына керү мөмкинлеген бирәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Россия мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм файдалану өлкәсендә көчле, эзлекле һәм нәтиҗәле сәясәткә мохтаҗ, дип белдерде КФУның шәрәфле докторы. Ә моның өчен үзебездә бөтендөнья тәҗрибәсе казанышларын белүче һәм заманча фәнни белемгә ия булган югары квалификацияле белгечләр әзерләү бик мөһим. Үзебезнең туган җиребезнең мәдәни мирасын үзебезнең тарихны, телне, мәдәният һәм сәнгатьне өйрәнмичә җиңүләр килмәячәк һәм икътисад, сәнәгать һәм технологияләр үсеше дә булмаячак, дип ассызыклады ул.