Минтимер Шәймиев һәм Вениамин Попов "Россия - ислам дөньясы" төркеменең яңартылган эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.

Очрашу "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең 2006-2009 елларда башкарган эшен искә алудан башланды. Ул елларда төркемнең рәистәшләре РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев була. Төркемнең эшен, хәзерге вакыттагы кебек, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов координацияли.

"Сезгә һәм Евгений Максимовичка мине ислам дөньясына алып кергән өчен ихлас рәхмәтлемен", - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев һәм Вениамин Попов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - ислам дөньясы" төркеменең яңартылган эшчәнлеге турында, шулай ук хәзерге шартларда бу төркем алдына куелган бурычлар хакында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International