Бүген ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV Санкт-Петебург халыкара мәдәният форумының пленар утырышы узды. Дәүләт Эрмитажының баш штабында узган утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырышта катнашучылар ЮНЕСКОның Россиядә һәм дөньяда мәдәният, мәгәриф һәм фән өлкәсендәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Анда РФ Поезиденты Владимир Путин, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия музейлар берлеге президенты, Дәүләт Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский чыгыш ясады.
“Бу олы язмышлы шәһәр, аның өлешенә зур казанышлар да, бик авыр сынаулар да төште. Ул Икенче бөтендөнья сугышы елларында үз халкының көчле рухын хәтерли һәм үзе дә яшәүнең үлемне, кешелекнең вәхшилекне җиңү символы булып тора. Монда ЮНЕСКОның кешелекне үстерү һәм саклау өчен, гуманизм кыйммәтләрен алга җибәрү өчен дөньяны берләштерү миссиясенең әһәмияте аеруча көчле сизелә”, - диде Владимир Путин.
Аннан соң кунаклар һәм форумда катнашучылар, шул исәптән Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә Мариинск театрына килделәр, аның яңа сәхнәсендә IV Санкт-Петербург халыкара мәдәният форумының ачылыш тантанасы узды. Тантана кысаларында Әдәбият елыннан Россия киносы елына эстафетаны тапшыру тантанасы булды. Ул чарада РФ Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
“Шикләнмим, алдагы Кино елы да шундый ук кызыклы, иҗади һәм безнең җәмгыятьтә югары әхлакый принциплар һәм эстетик зәвыкларның ныгуына тагын бер адым ясау булыр. Без үзебезнең кинематографиянең барлык бөек казанышларын искә алып, илебез киноиндустриясен үстерү өчен иң яхшы юлларын табарга тырышачакбыз”, - диде ул.
Алга таба бу чара Россия киносының танылган артистлары катнашында Россия кинематографиясенең тарихы һәм бүгенге үсеше турында кызыклы тамашалар белән дәвам итте.