Бүген Санкт-Петербургта “Горный” милли минерал-чимал университетының күп функцияле комплексында, IV Халыкара мәдәният форумы кысаларында, ЮНЕСКО кафедралары III Бөтенроссия конгрессы пленар утырышы узды.
Аның эшендә ЮНЕСКО директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия сәнгать академиясе президенты һәм рәисе Зураб Церетели, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Горный” университеты ректоры Владимир Литвиненко, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов катнашты.
Григорий Орджоникидзе конгресста катнашучыларга Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләвен укыды.
Ирина Бокова үзенең чыгышында форум кысаларында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында сөйләде. “Мин ЮНЕСКОга ярдәме өчен Владимир Путинга рәхмәтлемен. Бу бит киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч”, - дип билгеләде ул.
Бүгенге утырыш “Халыкны саклау өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Хәрәкәт 2009 елда төбәкара иҗтимагый хәрәкәте буларак оештырыла. Хәзерге вакытта ул Россиянең 63 төбәгеннән 30 меңнән артык катнашучыны берләштерә. 2011 елда Хәрәкәт “Халыкны саклау өчен” бүләген булдыра.
Бу бүләк белән Ирина Бокова, Минтимер Шәймиев, Григорий Орджоникидзе, РФдә “ЮНЕСКОның ассоцияцияләнгән мәктәпләре” проектынының милли координаторы Нелла Прусс бүләкләнде.
Аннан соң Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Петропавлов крепостенда, “Санкт-Петербургның тарихи үзәге һәм аның белән бәйле ядкәрләр төркеме”н ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә 25 ел тулуга багышланган һәйкәлне ачу тантанасында булды.
Казанга кайту алдыннан Минтимер Шәймиев IV Халыкара мәдәният форумы турында тәэсирләре белән уртаклашты.
“Хәзер Санкт-Петебургта ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган мәдәният форумы уза. Ул мәдәният, мәгариф, фәнне үстерү буенча идеяләрне гамәлгә ашыручы төп органнарның берсе булып тора. Форумда хәзерге көндә дөньяда барган вакыйгалар, аеруча Ирак, Сирия, Ливия, Әфганстанда бөтендөнья мирас объектларының җимерелүе турында борчылу сүзләре яңгырады. Аңлату, төшенү, уку,өйрәнү аша без Бөтендөнья мирасын саклауны тәэмин итәргә тиешбез”, - дип билгеләде ул.
“Хәзерге көндә Татарстанда мөселман һәм православие ядкәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнүче команда форумда безнең республиканы лаеклы күрсәтә, дип саныйм. Аларның чыгышлары бик кызыксыну тудыра. Мин Ирина Боковага, Татарстанның мәдәни мирасны яңадан торгызу белән шөгыльләнүе турында онытмавы өчен, рәхмәтлемен. Безнең үзара аңлашу бар һәм без эшебезне алга таба да дәвам итәбез”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
“Соңгы вакытларда без актив рәвештә материаль булмаган мирас мәсьәләләрен күтәрәбез. Һәр халыкның үзенең матур традицияләре бар, татарларның, мәсәлән, Сабантуе, русларның һәм башка халыкларның үз бәйрәмнәре. Минемчә, Россиянең материаль булмаган мәдәни мирасны саклау турындагы Конвенциягә кушылуы бик яхшы булыр иде”, - диде Минтимер Шәймиев.
Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиевне Санкт-Петербургта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озата йөрде.