Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә 2016 елның 19 февралендә "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә ачылды, ул рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышланган.
Рөстәм Габбасов Башкортстанда туа, Түбән Тагилда укый, Пермь краенда яши һәм эшли, әмма Казанны килеп күргәч, аңа гашыйк була һәм күченеп килергә карар итә. Менә инде ун елдан артык ул КИТТУның Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологияләре институтының дизайн кафедрасында укыта.
Бүгенге көндә Рөстәм Габбасов республиканың әйдәп баручы скульпторларының берсе санала. Ул теләсә нинди материал - таш, агач, металл, боз белән дә иҗат итә. Рөстәм Габбасовның эшләре Казан, Түбән Кама, Актаныш, Чистай мәйданнарын бизи. 2011 елда Болгарда Пәйгамбәр сәхабәләре күмелгән урында истәлек билгесе ачылды.
Минтимер Шәймиев авторның пейзажлары, натюрмортлары, жанрлы картиналары һәм скульптура эшләре белән танышты, аларның һәркайсы янында бик озак тукталып торды. Рөстәм Габбасов үз әсәрләренең идеясе һәм аларны иҗат итү тарихы турында сөйләде.
Күргәзмә буйлап ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Казан Кремле" музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.