Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясе узачак

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә 2016 елның көзендә Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясен уздыру мәсьәләләре буенча  киңәшмә булды. Конференциянең эш исеме - “Кешелекне саклау факторы буларак яңа гуманизм”.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Киңәшмәдә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Юнесконың игелекле ихтыяр илчесе, “Будущее женщины” халыкара хатын-кызлар үзәге президенты, “За сбережение народа” гомумроссия хәрәкәте рәистәше Александра Очирова катнашты, алар бүген Мәскәүдән килделәр.

Киңәшмә алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” федераль дәрәҗәдәге мәдәни-тарихи проектны гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды. 

Киңәшмәдә катнашучылар булачак конференциянең максатлары, бурычлары, эчтәлеге һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International