Минтимер Шәймиев Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салды

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә Беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Ул анда ялда. Ә Юрий Гагарин 1966 елда Карловы Вары шифаханәләренең берсендә ял иткән булган.

Тантана кешенең космоска беренче очышына 55 ел тулуга багышланган, ул бүген бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Бу чарада Карловы Варыда РФ генераль консулы Михаил Леденев, Россия очучы-космонавты Сергей Волков үзенең хатыны һәм ике улы белән катнашты.

Сергей Волков 2015 елның сентябреннән 182 тәүлек дәвамында Союз ТМА-18М космик корабле экипажы командиры сыйфатында орбитада эшләде, быел март башында җиргә әйләнеп кайтты һәм хәзерге вакытта шифаханәдә дәвалана.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында Чехия Республикасы җитәкчелегенә һәм муниципаль шәһәр хакимияте вәкилләренә дөньядагы беренче космонавт  Юрий Гагаринның исемен саклауга ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International