Минтимер Шәймиев Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында Александр Пушкин һәйкәле каршында Рус теле көне уңаеннан һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 тулуга багышланган шигъри митинг узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, мәдәният, фән һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Шагыйрьнең туган көнен бәйрәм итүдә беренче мәртәбә Казанда Александр Пушкин нәселеннән барон Александр фон Гревениц катнашты.  

Шуннан соң «Красная горка» фольклор коллективы башкаруында халык җыры башкарылганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Бәйрәм М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International