Минтимер Шәймиев һәм Валерий Грайфер «Краснобай» спектаклен карады

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тектрын сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы кысаларында Виктор Степанцов җитәкчелегендә Булактагы Яшьләр театры тарафыннан куелган «Краснобай» спектакле премьерасы булды.

Премьераны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм «РИТЭК» АҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, республикабыз башкаласы һәм районнары кешеләре, Мәскәүдән, Волгоградтан, Самарадан, Пермьнән премьерага дип килгән «РИТЭК» хезмәткәрләре карады.

Спектакльне куючы режиссер – Рөстәм Фәткуллин. Сценарий нигезендә Александра Яковлевна Сорокина-Грайферның үткән гасырның 60 нчы елларында язылган «Краснобай» повесте.

Спектакль башланганчы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тамашачыларга Валерий Грайферны тәкъдим итте һәм  аларны «ЛУКОЙЛ» һәм «РИТЭК» комапнияләренең Татарстандагы хәйрия эшчәнлеге белән таныштырды.  

Валерий Грайфер чыгышында әнисенең бу повестьны язу тарихы турында сөйләде. Ул спектакльне сәхнәгә куючыларгы, тамашачыларга шушы шатлыклы вакыйганы уртаклашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Тамашачылар яшь артистларның яңа спектаклен бик теләп карадылар.   

Спектакльдән соң Минтимер Шәймиев һәм Валерий Грайфер  журналистларга үз фикерләре һәм хисләре турында сөйләделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International