Минтимер Шәймиев Жан-Пьер Шевенман белән очрашты

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.

Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев Жан-Пьер Шевенманны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды, “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турындагы стендларны күрсәтте.  Россиядә беренче булачак һәм төзелеш эшләре алып барыла торган Ислам академиясе макеты янында заманча дин эшлеклеләре - югары дәрәҗәле, тирән белемле, абруйлы, экстремистик агымнарга каршы торырлык галимнәр әзерләячәк академияне оештыру тарихы турында сөйләде.

Жан-Пьер Шевенман билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Франциядә дә шуңа охшаш проблемалар барлыкка килде, соңгы елларда Франциягә Алжир, Тунис, Марокко кебек илләрдән мөселманнар күченеп килде, хәзер илнең 8% халкы ислам динен тота. Шуңа Франциядәге исламның үзенчәлеге турында сөйләргә кирәк, шулай ук имамнарны үзебез илдә әзерләү ихтыяҗы туды.  

“Хәзер безгә бу юнәлештә озак вакытка исәпләнгән эш алып барырга кирәк. Шуңа күрә мин сезгә килдем, безгә Татарстаннан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Сезнең конфессияара һәм милләтара килешүдә шактый зур һәм күптәннән тупланган тәҗрибәгез бар, һәм ул бөтен дөньяда билгеле”, - дип ассызыклады ул.

“Хәзер инде күп милләтле булган Франциядә кешеләрнең үзара аңлашуын тәэмин итү – бу миссия җиңелләрдән түгел, ләкин кемдер аның белән шөгыльләнергә тиеш. Без хезмәттәшлеккә әзер”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Очрашуда Франция илчелегенең Россиядәге матбугат мәсьәләләре буенча киңәшчесе Мадлен Куран, Франциянең Казандагы шәрәфле консулы Андрей Ершов, “Альянс-Франсез-Казан” директоры Регина Богомазова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International