Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкъмәледдин Ихсан углы белән очрашты.
Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны каршылап, күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен аңа рәхмәт белдерде. “Без һәрвакыт Әкъмәледдин Ихсан углына рәхмәтлебез, чөнки ул абруйлы халыкара оешма – ИХО башлыгы буларак, Татарстанга игътибар итте һәм безнең өчен ислам дөньясына юл ачты”, - диде ул.
Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев Әкъмәледдин Ихсан углына “Яңарыш” республика фонды ярдәмендә төзелә торган Болгар ислам академиясе проектын күрсәтте. Алар фән һәм мәдәният өлкәләрендә, аерым алганда, Болгар ислам академиясе эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре турында фикер алыштылар. Әкъмәледдин Ихсан углы яңа ислам академиясе булдыруның ислам мәгарифен үстерүдә Россия өчен дә, шулай ук башка илләр өчен дә әһәмиятен ассызыклады.
Ул шулай ук Минтимер Шәймиевкә үзенең хәзерге вакытта парламент, дипломатлык һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүе, Европа парламенты комиссиясе әгъзасы булуы турында сөйләде. Аның Россиягә килүенең максаты - “Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи” дип аталган китабын тәкъдир итү. Ул чара кичә Мәскәүдә, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күрү төркеме ярдәме белән Россиянең Халыкара эшләр буенча советында узган.
Бүген Әкъмәледдин Ихсан углы ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашты. Ул шулай ук Төркия Республикасы игълан ителүнең 93 еллыгына багышланган кабул итү чарасында катнашачак.