Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты.
Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры урынбасары Станислав Шырыбыров озата йөрде.
Объекттагы эшләрнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП баш инженеры Вячеслав Нилов һәм “Евростройхолдинг” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов сөйләде.
Төзелеш эшләре һәм финанслау билгеләнгән график буенча бара. Уңайлы һава шартлары һәм температура режимы булганда эшләр кышкы чорда да дәвам итәчәк.
Минтимер Шәймиев шулай ук Мәгарә гыйбадәтханәсен дә карады, төзүчеләр аны яңадан торгызу эшләре башлануга әзерлиләр.