Минтимер Шәймиев артистларны һәм тамашачыларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 110 еллыгы белән котлады

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татар профессиональ театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.

Тантананың күп сандагы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бар иде.

Юбилей тамашасы Г.Камал пьесасы буенча куелган “Беренче театр” спектакленнән өзек белән башланып китте. Яшь артистлар Татар профессиональ театрының барлыкка килүе турында сөйләделәр.

Кичәне алып баручы артистлар Рамил Вәзиев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тамашачыларга соңгы ун елдагы вакыйгаларны искә төшерделәр.

Соңгы ун елда театр сәхнәсендә 52 яңа спектакль куелган.

Алып баручылар белән бергә тамашачылар соңгы ун елда безнең арабыздан киткән артистларны һәм театр эшлеклеләрен искә алдылар.

Сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан чәчәкләр чыгарылды.

Театр артистларын һәм тамашачыларын сәхнәдән Минтимер Шәймиев котлады. “Артист Галиҗәнапләре! Без Сезнең алдыгызда башыбызны иябез, без Сезне яратабыз”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән артистларга котлау сүзләрен җиткерде: ”Без үзебезнең театрны яратабыз, аңа ярдәм итәбез һәм киләчәктәге эшчәнлегендә дә ярдәм итәчәкбез. Без бергә!”.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе РФнең атказанган артисткасы, ТРның халык артисткасы Дания Нуруллинаны күптән түгел узган юбилее белән котлады. Ул шулай ук театр артистларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Юбилей кичәсе Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International