Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.
“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм һәм иң изге теләкләр телим. Сез ил күләмендә абруйлы һәм гадел җитәкче, зирәк һәм алдан күрүчән сәясәтче генә түгел, бәлки бик ачык һәм ихлас күңелле кеше дә. Моны Сезнең белән төрле елларда бергә эшләгәннәр һәм, әлбәттә, Сезне бик хөрмәт иткән Татарстан халкы да таный. Сез кешеләр проблемаларын һәрвакыт йөрәгегезгә якын аласыз, аларның ихтыяҗларын яклыйсыз, һәркайсына ярдәм итәсез. Республиканың үсеше Сезнең исем белән тыгыз бәйләнгән.
Сезнең киңәшләрегез, социаль һәм икътисади сәясәткә бәйле тәкъдимнәрегез бүген дә бик кирәк. Бигрәк тә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектын тормышка ашырганда.
Сезгә, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, нык сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр телим”.