Минтимер Шәймиев Казанда МИНЕПС VI үткәрү буенча очрашу уздырды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова һәм РФ спорт министры урынбасары –статс-секретарь Наталья Паршикова белән очрашты.

Очрашу физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру һәм аңа әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде, ул 2017 елның июлендә Казанда узачак.

Әңгәмә барышында булачак конференциянең максатлары һәм бурычлары хакында фикер алыштылар, шулай ук аны уздыру буенча оештыру мәсьәләләре каралды.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, “Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Узган елның июлендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко рәислегендә МИНЕПС VI уздыру һәм аңа әзерлек буенча Оештыру комитеты булдырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Оештыру комитеты рәисе урынбасары санала.

18 гыйнварда  Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисади форумында РФ спорт министры Павел Колобков һәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Казанда МИНЕПС VI уздыру шартлары турында килешү имзаладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International