Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнашты.
Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн тәртибенә 38 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика законы проекты, 17 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару собраниеләренең закон чыгару инициативалары.
Утырыш башланганда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовка “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесе тапшырды.
“Галим, үз заманыда Дәүләт Советы депутаты булып, федерализм юнәлешендә күп эш башкарган, республикабыз өчен күп әйберләр эшләгән кеше”, - дип билгеләде республика парламенты башлыгы.
Рафаил Хәкимов, үз чиратында, ул депутат булган чорларда декларация, Конституция өлкәсендә күп эшләр башкарылуын, депутатлар белән шактый закон проектлары эшләнеп, законнар кабул ителүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшинга ул соңгы елларда язган китапларын бүләк итте.
Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советы утырышында беренчеләрдән булып җәмәгать судьяларын сайлауга һәм ТР судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Парламент утырышында 2016 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин доклады тыңланды.
Утырышта шулай ук “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында”, “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында”, матди булмаган мәдәни мирас турындагы законы проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.