Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызларча караш” республика конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган тантаналы очрашу узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Очрашуга 750 кунак чакырылган иде.
Быел конкурста 700дән артык кеше катнашты, зональ этапта 130 кеше җиңүче булды, шуларның 19ын жюри бүгенге тантанага сайлап алды.
Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исемменнән Татарстанның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады һәм аларга хезмәтләре, түземлек, матурлык, мәхәббәт һәм яхшылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Светлана Мулланурова, Рушания Шамилова, Дарья Хузина җиңүчеләр булды.
“Хатын-кыз – культура һәм рух” һәм “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнарны “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.
“Хатын-кыз – Бизнес-леди” һәм “Өченче буын герое” ниминацияләрендә җиңүчеләр бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова кулыннан алдылар.
“Хатын-кыз – лидер”, “Минем язмышым – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – галим” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүләкләде.
Зилә Вәлиева “Ир кеше – лидер” номинациясендә җиңүче Лотфулла Шәфигуллинга һәм “Ир кеше – изге йөрәк” номинацияясендә җиңүче Александр Карпеевка бүләкләр тапшырды.