Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республика "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә Сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Борис Грызлов Казанга “Бердәм Россия” партиясе” – Кытай Коммунистлар партиясе" форумында катнашырга килде. Аның темасы: “Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юлы проектларында төбәкләр хезмәттәшлеге". Форум бүген "ИТ-парк"та булды.
Минтимер Шәймиев Борис Грызловка “Яңарыш" фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылучы тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча проектлар тәкъдим итте. Ул Фондның җидееллык эшчәнлек нәтиҗәләре һәм яңа проектлар - Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында җентекләп сөйләде.
Очрашу барышында бүгенге Форум турында, Россия һәм Кытай партияләре арасында диалог булдыру хакында сөйләштеләр, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе һәм аның Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенә караган кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар.