Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тула. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Шагыйрьне искә алырга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, Татарстан парламенты депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре килде.