Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт бүләге ияләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Г.Тукай ис. Татарстан Дәүләт бүләген тапшыру гадәттәгечә Туган тел көнендә уза, дип билгеләде. Ул бу залда җыелган барлык кунакларга да рәхмәтен җиткерде һәм мондый очрашулар үз актуальлеген беркайчан да югалтмас дигән өмет белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу буенча системалы эш гамәлгә ашырыла. Бу темага күп чаралар һәм төрле конкурслар багышлана, аларда Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кешеләр катнаша. “Бу гамәлне киләчәктә дә актив дәвам итәргә кирәк” - диде ул.
Аннары бүләкләү тантанасы башланды. Быел дәүләт бүләгенә берьюлы өч язучы лаек булган.
Харис Салихов “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм рухи мотивлар һәм бүгенге әхлакый тәрбияләү проблемалары” һәм “Дин һәм фән (бөтендөнья диннәре нигезләре һәм дөньяви мәдәниятләр)” китаплары өчен зур бүләккә лаек булды.
Мәдинә Маликовага Г. Тукай бүләге “Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр” китабы өчен бирелде.
Шулай ук дәүләт бүләген Розалина Шаһиевага Татарстанның милли мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланган “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телләрендә мәкаләләр җыентыгы” китабы өчен тапшырдылар.
Мактаулы бүләкләрне лауреатлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Аннары бәйрәм концерты булды.