Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады.
“Сезнең бөтен тормышыгыз - ул Татарстан халкы бәхете өчен көрәш юлы. Ватан тарихы казанышы булып торган мөһим вакыйгалар Сезнең исем белән бәйле. Республиканы Сез җитәкләгән елларда халык тормышын яхшырту, конфессияләр арасында татулыкны һәм милләтләр арасында тынычлыкны ныгыту, Татарстанның дини һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау, яңадан торгызу республиканың гына түгел, Россиянең казанышы булып тора”, – диелә митрополит Феофан котлавында.