ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевне Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады.
“Бу мактаулы исем бирелү - Республика һәм Россиянең иминлеге хакына куйган тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе ул. Ватаныбыз Татарстан һәм туган илебезгә чиксез мәхәббәт, халкыбызга карата тугрылык, зирәклек, тоемлау сәләте - бу бары тик олы сәясәтчегә генә хас булган сыйфатлар һәм Сез аларга ия. Сез - диннәр һәм милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклаучы, Татарстаннның тынычлыгы сагында торучы, аның рухи мирасын торгызучысы. Сезнең республика өчен кылган хезмәтләрегезне бәяләп бетереп булмый.
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Мин Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә башлап җибәрелгән барлык эшләрегезгә уңышлар насыйп итсен, изге ниятләрегездә ярдәм итеп торсын!” - диелә Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграммасында.