Минтимер Шәймиевкә Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Россиянең Беренче Президенты Б.Н.Ельцинның хатыны Наина Ельцина Минтимер Шәймиевне котлады.

“Сезгә Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелүне ишеткәч бик шатландым. Татарстан үсеше өчен, безнең илебез бердәм, көчле дәүләт булып саклансын өчен эшләгән эшләрегезне бәяләп бетергесез.

90 нчы еллар башында Россиянең башка милли республикалары тарафыннан кабул ителгән Сезнең тоткан юлыгыз Россия Федерациясен саклап калырга мөмкинлек бирде. Борис Николаевичның шәхсән кеше буларак, Россия өчен мөһим зур төбәк җитәкчесе буларак Сезгә карата мөнәсәбәте бик яхшы иде”, - диелгән аның хатында

Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушинның котлау телеграммасында болай диелә: “Сезнең тормышыгыз – сирәк талант иясе һәм акыллы сәясәтче, көчле ихтыярлы һәм фидакарь хезмәт итүче уникаль кешенең ачык мисалы. Моңа “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән татар әйтеме туры килә. Сез илебезне социаль-икътисади һәм сәяси ныгытуга зур өлеш керттегез, туган республикагыз үсешендә тарихи роль уйнадыгыз”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International