Минтимер Шәймиев “Ел хәйриячесе-2016” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында чыгыш ясады

2017 елның 29 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Ел хәйриячесе-2016” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында чыгыш ясады, ул Казанда “Пирамида” комплексында узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары вәкилләре катнашты. 

Бүләкләр тапшыру өчен беренче булып сәхнәгә ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев күтәрелде.

Ул үзенең чыгышында катлаулы елларда республика җитәкчелеге хәйриячелек мәсьәләләре белән шөгыльләнергә карар кылды, дип билгеләде. “Бүген без Хәйриячелек мәсьәләләре буенча республика советы оешуның 10 еллыгын билгелибез. Әмма эшләр иртәрәк башланган иде. Минем фикеремчә, Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу һәм Благовещенск соборын реставрацияләү иң мөһим вакыйга булды. Менә шуннан башлап безнең хәйриячелек буенча проектларыбыз бай эчтәлекле һәм матур формада бара. Аннары без, республика җитәкчелеге һәм барлык министрлыклар инвалидларны коляскалар һәм ишетү аппаратлары һәм башка крәкле әйберләр белән тәэмин итәргә карар кылдык. Бер ел эчендә бу мәсьәләләрне хәл иттек. Кешеләр моңа бик рәхмәтле булдылар. Һәм, әлбәттә, легендар Әсгать Галимҗановның изге эшләре онытылмаслык мисал булып тора. Ул базарда йөк ташучы булып эшләп, балаларга 70 автобус бүләк итте. Без аңа бик лаеклы рәвештә һәйкәл куйдык”.

Ул шулай ук Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча хәйриячелек проектлары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы буенча һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән барган Болгар ислам академисе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу проектлары турында сөйләде.

Аннары Минтимер Шәймиев “Зур һәм урта эшмәкәрлек”номинациясендә җиңүче оешма җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.

“Ел хәйриячесе-2016” республика конкурсында җиңүчеләрне шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм бүләкләде.

Тантананы йомгаклап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәйриячеләре эшчәнлеген югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, социаль әһәмиятле проектларга, мохтаҗ гражданнарга

Татарстан Республикасында һәрвакыт чын күңелдән ярдәм күрсәтәләр. Бүген бу күркәм гамәлләргә меңләгән кеше кушыла.   

“Казанда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Благовещенск соборы һәм Кол Шәриф мәчете торгызыла башлады. Мин ул чакта Биектау районы башлыгы булып эшли идем һәм бу чараларның шаһиты булдым. Ул чакта хәйрия эшчәнлегенә эшкуарлар да, гади гражданнар да бик теләп кушылды”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Минтимер Шәймиевнең “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе вазыйфасындагы эшчәнлеген дә югары бәяләде. “Ул бу турыда күптән уйлап йөри иде инде. Без, Болгарга яисә Зөягә барганда, бу изге урыннарны төзекләндерү мөмкинлеге турында еш сөйләшә идек. Соңыннан бу максатларда махсус фонд булдырырга дигән карарга килдек. Россия Президенты Владимир Путин да бик җитди ярдәм күрсәтте”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүгенге чараны уздыру республика кешеләренә битараф булмаган гражданнар һәм аларның мәрхәмәтле гамәләре турында сөйләү өчен кирәк. Бу залда бүген безнең күп балалы үрнәк гаиләләребез, предприятиеләр җитәкчеләре, бизнесменнар һәм башкалар җыелган. Барыгызга да бу олы эшкә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерергә телим, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов конкурста катнашучыларга.

Ул ышаныч белдергәнчә, “Ел хәйриячесе” киләчәктә дә уздырылачак, анда катнашучылар саны да артачак .

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесен Хезмәт Герое йолдызы бирелү белән котлады. Ул Россия дәүләте һәм халкы алдында махсус хезмәт казанышлары өчен бирелә.

"Бу - безнең илнең иң мактаулы һәм югары бүләге. Бу - Минтимер Шәриповичның гына бүләге түгел, ә бөтен Татарстанныкы. Шуңа күрә, Сезне котлап, бөтен республика исеменнән рәхмәт әйтәсем килә.Татарлар гына түгел, күп россиялеләр Сезгә зур хөрмәт белән карый, чөнки сезнең үрнәгегездә инде берничә буын үскән. Рәхмәт Сезгә, республика хакына хезмәт иткән өчен", – дип өстәде Татарстан Президенты.

Тантана барышында Татарстан һәм Россия башкаручылары катнашында матур концерт булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International