Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм парады узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Тантананың төп чаралары Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәреп узу булды. Шуннан Мәскәүдәге Кызыл мәйданындагы Җиңү Парадынан трансляция алып барылды. Россия халкын Җиңү Көне белән РФ Президенты Владимир Путин котлады.
Аннары Владимир Путин һәлак булганнарны искә алу өчен тынлык минутын игълан итте.
Бер минут узгач, Россия Федерациясе Дәүләт гимны яңгырады.
Казанда чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзеннән башланды.
“Җиңү бәйрәме ул – күп милләтле халкыбыз батырлыгына дан. Дуслык, бердәмлек, туган илне сөю символы. Нәкъ безнең ил нацизм тамырына балта чапты. Европаны коллыктан азат итте. Миллионнар хисабына фашизмны җиңде. Безнең бабаларыбыз һәм аталарыбыз туган җирне саклап дошманга каршы үз-үзләрен аямыйча көрәште. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарга һәм инде хәзер безнең арада булмаганнарга мәңгелек дан! Хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтле. Сезнең батырлык, туган илгә булган чиксез мәхәббәтегез һәркем өчен үрнәк. Барыгызга да чын күңелдән озын гомер, исәнлек-саулык һәм имин көннәр телим”, – диде Президент үзенең чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге дөньяда яңа глобаль куркыныч - терроризма янавын ассызыклады. Аңа бергәләшеп каршы торырга кирәк, диде.
"Ныклы һәм ышанычлы армия, көчле хәрби көчләр - болар барысы да тынычлыкны сакалу шартлары. Бүген илебез чикләрен Россия армиясе солдатлары һәм командирлары намус һәм батырлык белән сакалый, алар Бөек Ватан сугышы геройларының дәвамчылары", - дип ассызыклады ТР Президенты.
"Хөрмәтле ветераннар һәм тылда хезмәт итүчеләр! Сезнең батырлык һәм Ватанны чиксез яратуыгыз, Сезнең тәҗрибәгез һәм бетмәс энергиягез - бөтенебез өчен үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм ачык, тыныч күк телибез. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз шатландырып кына торсын. Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт гимны яңгырады.
Казанда гаскәрләр һәм хәрби техниканың тантаналы йөрешендә бүген 2 меңнән артык гаскәриләр катнашты. Быелгы бер үзенчәлек шунда: гаскәрләрнең гадәттәгечә йөрешенә Юнармия әгъзалары, кадет класслары, хәрби училище курсантлары да кушылган иде.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.