Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.

Хөсәен Дириоз Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисад саммитында катнашу өчен килде.

Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев кунакка “Яңарыш” фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча проектлар белән таныштырды. Ул борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу буенча җидееллык эшчәнлек нәтиҗәләре һәм яңа проектлар – Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында җентекләп сөйләде.

Төркия илчесе төрки дөнья өчен Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады. “Бу – безнең уртак тарих, уртак мирас, Сезнең эшегез ярдәмендә ул бөтендөнья байлыгына әйләнә”,-дип билгеләде ул  һәм Татарстанга икенче килүендә борынгы Болгарга барырга вәгъдә бирде.

Әңгәмә барышында Хөсәен Дириоз Болгар ислам академиясе эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеккә әзерлек турында белдерде. Шулай ук очрашуда Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасында төрле яклы элемтәләрне үстерү кысаларында Татарстан һәм Төркия арасында киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре  каралды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары  – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач һәм Мәскәүдәге Төркия Илчелегенең беренче киңәшчесе Мурат Дикмен катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International