Минтимер Шәймиев "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты

2017 елның 20 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты.

Быел “Изге Болгар җыены”на Россиянең барлык төбәкләреннән 50 меңләп мөселман килгән.

Бәйрәм кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, 922 елда безнең бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән. “Безнең бабаларыбыз шушы җирне, динне сайлаган икән, без традиция, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Соңгы елларда “Яңарыш” фонды һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә бик зур эш башкарылды. Бу - Татарстанның теләсә кемне чакыра алырлык искиткеч җиренә әверелде”,- диде ул.

Президент билгеләгәнчә, борынгы Болгар шәһәре бик күп туристларны үзенә җәлеп итә. Ул Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдереп,  "Сез монда, бу процессның нигезендә торасыз", - диде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга, “Яңарыш” фондына ярдәме һәм Болгар ислам академиясен булдыру идеясен хуплаганы өчен рәхмәтен җиткерде.

Минтимер Шәймиев үз чиратында, Болгар һәр елны яңара бара, яңа зур проектлар гамәлгә ашырыла, дип өстәде.

“Болгар ислам академиясенең башка урында була алмавына без кабат ышандык. Болгар – Россия территориясендәге ислам кабул ителгән урын. Бу башлангыч. Һәм моңа дәүләтнең ярдәме өчен без бик шатбыз. Һәм монда эшләнгәннәрнең барысы да халкыбызның көчле рухлы булуы турында сөйли”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев башка кунакларга кушылып, өйлә намазында катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International