Бүген “Казан Арена” стадионында Португалия һәм Мексика командалары арасында Конфедерацияләр Кубогының беренче тур матчы узды.
Тамашачылар трибунасыннан матчны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ФИФА президенты Джанни Инфантино, Казан мэры Илсур Метшин карады.
Матч 2:2 исәбе белән тәмамланды. Матч барышында футбол тарихында беренче тапкыр видеокабатлаудан соң гол кире кагылды.