Бүген Казанда Большая Красная урамындагы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы каршындагы скверда татар композиторы, пианист, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көенең авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Композиторлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген татар музыкасын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле композитор Рөстәм Яхинның тууына 96 ел.
“Хөрмәтле дуслар! Бүген –бөек татар композиторы, СССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, республика Дәүләт гимны көенең авторы туган көн. Ул эшләгән, иҗат иткән консерватория каршында, менә шундый матур комплекс пәйда булды, монда безнең кунаклар, казанлылар килеп йөри алачак. Бу бик матур, уникаль урын. Без аның әсәрләре белән һәрвакыт горурланачакбыз, аны һәрчак исебездә тотачакбыз”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлне иҗат итүче скульпторларга һәм архитекторларга, шулай ук Казан шәһәре җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерде.
Рәшид Кәлимуллин ассызыклаганча, Рөстәм Яхин Татарстанда гына түгел, бөтен Советлар Союзында иң көчле композиторларның берсе иде. “Ул үз музыкасы белән генә түгел, үз коллегеларының музыкасы белән дә кызыксына иде”, - диде ул.
Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин сүзләренчә, Рөстәм Яхин музыка тарихына күптән кергән һәм бөтен халыкның яраткан композиторына әверелгән.
Танатана азагында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.