ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

2011 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында катнашты.


5
июль, 2011 ел
сишәмбе

Республика парламенты депутатлары 5 июль көнне Казан – Свияжск–Болгар–Казан яңа туристлык маршруты салдылар. ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында Татарстанның ике тарихи изге урыны – Борынгы Болгар һәм Свияжск -утрау шәһәрен торгызу барышы тикшерелде. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин үткәрде.


4
июль, 2011 ел
дүшәмбе

4 июль көнне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау- шәһәренә килүче туристларга транспорт хезмәте күрсәтү буенча киңәшмә булды.


15
июнь, 2011 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багерниҗад Шаян белән очрашты.


1
июнь, 2011 ел
чәршәмбе

1 июньда Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә танылган бурят рәссамы Даши Намдаковның күргәзмәсе ачылды.


28
май, 2011 ел
шимбә

28 майда Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм төзекләндерү буенча Халыкара тикшеренү үзәге (ИККРОМ) генераль директоры Мөнир Бушенаки белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау – шәһәрчегендә булды.


26
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ФИДЕ башлыгы Кирсан Илюмжинов бу көннәрдә Казанда узган шахмат таҗына дәгъвачылар матчларын тантаналы төстә япты.


24
май, 2011 ел
сишәмбе

24 майда Кремльдә ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


18
май, 2011 ел
чәршәмбе

18 майда Казан Кремле музей-тыюлыгы “Манеж” күргәзмә залында “Казанский Кремль. Белокаменный символ Татарстана” китабын тәкъдим иттеләр. Бу Халыкара музейлар көненә багышланган чара ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.


14
май, 2011 ел
шимбә

14 майда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Спас районы Болгар музей-тыюлыгында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International