Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм FIDE президенты Кирсан Илюмжинов Казанда шахмат матчларын ачып җибәрде. Дөньяның иң яхшы 8 гроссмейстеры 2012 елда Вишванатан Анананд белән шахмат таҗы өчен көрәшү хокукы өчен уйнаячак.
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һөнәри казанышлары һәм Россиянең имиджын халыкара дәрәҗәдә ныгытуга керткән сизелерлек өлеше өчен “Танылу” халыкара премиясе тапшырылды.
15 мартта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев 922 елда борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләре – сәхабәләр хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
3 мартта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Төркия Республикасының энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз белән очрашты.
25 февраль көнне Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы делегациясе белән очрашты.
16 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда булды, биредә ТР Милли музееның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Ашкынамын… мәңгелеккә» дигән күргәзмәсен ябу тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “100 ТВ” телеканалында (Санкт-Петербург) эфирга чыгучы «Встречи на набережной Макарова» программасының кунагы булды.
15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төньяк башкалада Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу Смольныйда Санкт-Петербург Хөкүмәте бинасында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президентының Казандагы чараларга әзерлек һәм үткәрү буенча өлкән киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов аңа үз хатында белдерде. Ул Казанда 2011 елның 3-27 маенда шахмат буенча Дөнья чемпионы исеменә дәгъва белдерүче 8 уенчы арасында матчлар үткәрүдә һәм шулай ук Халыкара шахмат федерациясенең Шахмат академияләре дигән яңа проектын гамәлгә ашыруда уңышлы бердәм эшчәнлеккә өметләнүен билгеләп үткән.