ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе

Франциянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге делегация вәкилләре белән бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә очрашты.


24
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дубай Ислам банкының «Dar AI Sharia Legal & Financial Consultancy LLC» консалтинг компаниясе идарәче директоры доктор Хөссәен Хәмид Хәссән белән очрашты.


23
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

Казан Кремленың вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының 15 кешедән торган ведомствоара фәнни-методик эксперт советы төзелеп, бүген аның беренче урытышы узды.


19
ноябрь, 2010 ел
җомга

19 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан университетта зур күләмле тантаналы чара үткәрелә.


3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Виктор Черномырдинның вафат булуы уңаеннан, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.


2
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышында депутатлар “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте. 2011 елның 1 июненнән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы - 6,5 процентка, студентларның стипендияләре 6,5 процентка артачак. Сессия утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев катнашты.

22
октябрь, 2010 ел
җомга

22 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә принцесса Кентская белән очрашты.


21
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

21 октябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытайдан килгән милләттәшләребез белән очрашты.

21 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркиянең Казандагы Генерал консулы Әхмәт Тута, Төркиянең РФ дәге илчелегенең беренче секретаре Садин Аййылдыз, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.


20
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе

20 октябрьдә Казан федераль университетының Актлар залында “Татар тарихы һәм цивилизация” китабын тәкъдим иттеләр. Бу инглиз телендә нәшер ителгән татарлар һәм Татарстан турындагы беренче киң күләмле хезмәт. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен, шулай ук Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International