Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Мицуи» стратегик тикшеренүләр институты Өлкән Киңәшчесе Такэхиро Того белән очрашты. Такэхиро Тогоның Татарстанга беренче тапкыр гына килүе түгел. Аның элегрәк тә Минтимер Шәймиев белән Япониянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе буларак та, «Мицуи» стратегик тикшеренүләр институты Өлкән Киңәшчесе буларак та очрашканы бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышы булды. Видеоконференция режимында барган утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, федераль салым хезмәтенең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башка вәкаләтле затлар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Идел болгарларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе шәрәфенә Истәлек билгесенең мозаик панносы эскизы буенча фикер алышу киңәшмәсе уздырды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Ат абзары биналары комплексын реставрацияләү һәм җайлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ат абзары комплексы утрауда туристларга хезмәт күрсәтүнең үзәк объекты булырга тиеш. Аңа конюшня, тимерчелек, атлар өчен җәйге араннар, җәен җигелә торган көймәле арбалар һәм йөк арбалары экспозициясе, кареталар бүлмәсе һәм башка биналар керә. Абзар уртасында туристлар өчен атка атланып йөрү манежы булдыру каралган.
Бүген Казан Кремленың вәкиллекле корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрлегендәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү эшләрен башкаручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Елга вокзалының яңа бинасы ачылды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Константин Черепенников, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас һәм сынлы сәнгать департаменты директоры Рамазан Колоев һәм башкалар катнашында узды.
21 июль көнне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тарафыннан үткәрелгән киңәшмәдә Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә сәяси репрессия корбаннарына мемориаль зона булдыруга бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу “Яңарыш” республика фонды үзенең Попечительләр советы карары нигезендә “Кораб һәлакәте корбаннарына” фондына бер миллион сум акча күчерде. Бу фонд Куйбышев сусаклагычында булган фаҗигадә зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатларында Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы тарафыннан бер көн элек ачылган иде.
“Булгария” теплоходы һәлакәте сәбәпләрен һәм шартларын тикшерү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары бүген Казан елга портында фаҗига корбаннары истәлегенә импровизацияләнгән мемориалга чәчәкләр куйдылар. Һәлак булганнарны искә алу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар килгән иде.
7 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы «Өлкәара фәнни-реставрация сәнгать идарәсе» (МНРХУ) ФДУП директоры Сергей Филатов белән очрашты.