ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

«Хәзерге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары» халыкара музей форумы кысаларында “Яңарыш” Республика фондының Эксперт советы утырышы һәм «Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегендә Россия Федерациясе объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру тәҗрибәсе» дигән темага түгәрәк өстәл булды.

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Бүгенге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары” халыкара музей форумының пленар утырышы ачылды. Форум эшендә мәдәни хәзинәләрне саклау һәм яңартып кору буенча ICCROM халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Мунир Бушенаки, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко һәм башка кунаклар, студентлар катнашты. Алар алдында республиканың беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Татарстан Президенты исеменнән кайнар сәлам җиткереп, ул актив позиция белдергән форумны оештыручыларга рәхмәтен ирештерде.


5
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе

утырышы ачылу алдыннан, анда катнашучылар – РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, «Chatelet » фирмасы директоры, корылмаларны торгызу буенча инженер-киңәшче, ЮНЕСКОның Мәскәүдәге кафедрасы эксперты Клод Госслен, РФ Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко борынгы Болгар шәһәрендә булдылар. «Яңарыш» Фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев аларны Болгарның уникаль истәлекләре һәм аларны торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.


24
сентябрь, 2011 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ренат Харисны 70 яшьлек юбилее белән котлады.


3
сентябрь, 2011 ел
шимбә

Бүген Свияжскида (Татарстан) Свияжск Богородица-Успение ирләр монастыреның торгызылган корпуслары, шулай ук Иоанн-Предтечье монастыреның реставрацияләнгән Троица чиркәве ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар җитәкчеләре, Свияжск утравында яшәүчеләр катнашты.


2
сентябрь, 2011 ел
җомга

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки кичүе авылында “Булгария” теплоходы корбаннары истәлегенә төзеләчәк мәчет һәм часовня нигезенә тәүге таш салу тантанасы булды. Чарада Россия транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизов, Никольский кафедраль соборы башлыгы протоиерей Иоанн, “Булгария” теплоходында һәлак булучыларның туганнары катнашты.


31
август, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Свияжскида Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен мәгариф үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.


30
август, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Лауреатларга бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


29
август, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе булып узды. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәҗлестә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре, республиканың танылган спортчылары катнашты.

Татарстан Республикасы ат асраучылыкта югалткан позицияләренә кире кайтырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ат асраучылыкта хәлләр торышы һәм аны үстерү мөмкинлекләре турындагы киңәшмәдә бүген шундый бурыч куйды. Киңәшмә Казанда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре компанияләр, ат үрчетүче хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International