ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Парижда уздырылган күргәзмәдә ЮНЕСКО исемлегенә кертергә Россиянең биш тарихи корылмасы тәкъдим ителде. Алар арасыннан борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге чит ил вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.


21
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм аларны төзекләндерү буенча Халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры Мөнир Бушенаки чакыруы буенча Италиягә эшлекле сәфәр кыла.


17
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанга республиканың “Яңарыш” фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма Коръән китабы кайтарылды һәм Кол Шәриф мәчетендә урнаштырылды. Ул Италиянең “Реверра ЛТД” компаниясе тарафыннан эшләнгән. Әлеге Коръәнне тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы җитәкчесе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


16
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Республикада муниципаль берәмлекләр белән контроль органнары мөнәсәбәтләрен җайга салучы орган – Координация советы төзелергә мөмкин. Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының VΙ съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров шундый орган булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аны съезд эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. “Корстон”да узган VΙ корылтайда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Степан Киричук, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, республикадагы 989 муниципаль берәмлек вәкилләре һ.б. катнашты.


14
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Роснано" ААҖнең идарә рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты. Ул Анатолий Чубайсны федераль әһәмияткә ия "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге" мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды. Анатолий Чубайс ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды тарафыннан торгызылучы төп объектлар экспозициясе, тарихи һәйкәлләр, Зөя һәм Болгардагы яңа корылмаларның макетлары белән җентекләп танышты.


3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе Митрополит Волокаламский Иларион белән очрашты.


2
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2012 елда Халыкара Болгар форумына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.


31
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу Республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә эш сәфәре белән булды, биредә ул «Татарстанның мәдәни мирасы: «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар шәһәре» проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр барышын тикшерде.


30
октябрь, 2011 ел
якшәмбе

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.


26
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23 нче утырышы эшендә катнашты. Утырышта «2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты тәкъдим ителде һәм беренче укылышта кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International