ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2010 ел
сишәмбе
Омски шәһәреннән кайтышлый, Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрының труппасы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың әсәре буенча аның үз режиссерлыгында сәхнәләштерелгән "Син бит минем бергенәм" спектаклен Аслана авылы Мәдәният йортында берничә авылдан җыелган тамашачы карады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 25 апрелендә Казанда Төркия Республикасы университетларына кабул итү-сайлап алу имтиханы (TCS) уздырылу турында хәбәр итә. Тест рәвешендәге имтиханда тулы урта белемле яшьләр яки чыгарылыш сыйныф укучылары, 24 яшьтән узмаган затлар катнаша ала.

Министрлыкның рәсми хәбәрләренә караганда, төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына җибәрелә. Студентларга Төркия Республикасының дәүләт стипендиясе түләнә һәм тулай торакта урын бирелә. Юл чыгымнарын яшьләр үзләре күтәрә.

Имтиханда катнашырга теләгән затлар 2010 елның 22 апреленә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүматны 292-64-86 телефоны аша алырга мөмкин.

Казан дәүләт университетында Студентлар иҗтимагый оешмалары рәисләре советы төзелде. Гомуми җыелышта катнашучылар университеттагы актив студентларны берләштерүче структура булдыру кирәклеген яклап тавыш бирде, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.

Бүгенге көндә Казан дәүләт университетында 17 иҗтимагый оешма һәм берләшмә эшли, аларда студентлар спорт, туризм, психология белән шөгыльләнә, фикер алышу клубында бәхәсләшә, КВН уйный, эрудициясен үстерә, хәтта коррупциягә каршы көрәшә ала.

20 апрельдә ТР Министрлар Кабинетында республиканың шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барачак брифингта "Казан" халыкара аэропортын яңартып кору, ягъни модернизацияләү эшләре барышы һәм "Татарстан" авиакомпаниясе үсешен күздә тоткан планнар турында сүз булачак.

Билгеле булганча, Татарстанның төп транспорт проектларының берсе буларак, аэропортны модернизацияләү 2025 елга кадәр сузылачак һәм, шушы проектны гамәлгә ашырачак Германиянең "Фрапорт" компаниясе мастер-планы буенча, ул 3 этапка бүлеп башкарылачак. Аерым алганда, аның 2009 елның августында башланган беренче этабы 2011 ел ахырында төгәлләнер дип ниятләнә һәм хәзерге вакыттагы эш күләме хакында бүген аңлатма бирелә.

Республиканың үзәк матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары журналистларына, брифингның икенче темасы буларак, Татарстанда 2009 елга керемнәр буенча декларацион кампания барышы хакында да мәгълүмат биреләчәк.

21 апрельдә Татарстан парламенты комитетларында ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау; Татарстан Республикасы Президентының ТР Премьер-министры урынбасарларын билгеләү буенча тәкъдимнәрен килештерү мәсьәләләрен карыйлар. ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетларының уртак утырышында, бу мәсьәләләрдән тыш, көн тәртибенә ТРның дәүләт хакимияте башкарма органыннан Федерация Советында вәкил билгеләү турында Татарстан Республикасы Президентының указын карау белән бәйле мәсьәлә дә чыгарыла.

19
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
19 апрельдә Казан Кремленең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Василий Долголёв белән очрашты.
Быел 1 апрельдан башланган һәм 15 июльгә кадәр дәвам иттереләчәк хәрби хезмәткә алу буенча язгы чакырылыш кампаниясе барышында ТР Җыелу (Сборный) пунктында (Казан, Крутовская-20) бүген журналистлар өчен “Ачык ишекләр көне” уздырылды.

Республиканың үзәк коммуникация чаралары вәкилләре өчен экскурсия үткәргән ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге башлыгы Константин Баранов шәрехләгәнчә, Казан читендә урнашкан һәм 2007 елдан бирле гамәлдә булган ТР Җыелу пунктына үтеп кергәндәге контроль-үткәреп җибәрү пунктында (КПП) ук хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең башта үзләре белән алып килгән әйберләрдән тиз бозыла торган азык-төлекләре һәм комарлы уеннарга яки бәхәсләргә этәрердәй карта ише уеннары алына. Шунда ук буфет һәм кечерәк кенә кибет эшли, иңнәренә хәрби мундир киясе егет янына килүче булса, мөмкинлек килеп чыкканда, төшке аштан соңгы 14.00-17.00 сәгатьләр арасында “Килүчеләр бүлмәсе”ндә якыннан аралашу мөмкинлеге бар.

19 апрельдә ТР Хөкүмәт Йортында 2010 елның I кварталында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, икътисад, казна һәм салым органнарының 2010 елга бурычлары турында республика киңәшмәсе булды. Видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган Республика Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты пленумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Үз чыгышында ул Татарстанда 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан барлык ветераннар да 2010 елның 1 маена кадәр торак белән тәэмин ителәчәге хакында белдерде. Ул шулай ук соңрак исәпкә баскан ветераннарның икенче категориясе ел ахырына кадәр фатир алачагын искәртте. Равил Моратовның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге исемлектә 7252 кеше бар.
2009 ел "Казаньоргсинтез" тарихында авыр ел булды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында шундый фикер белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International