ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
23 апрельдә Казанда V Венчур ярминкәсе узачак. ТР Инвестиция-венчур компаниясеннән хәбәр итүләренчә, ярминкәгә әзерлек барышында анда катнашырга теләк белдергән 98 компания проектларын тәкъдим иткән булган. Шулар арасыннан 53 е сайлап алынган. Алар ярминкә экспозициясендә потенциаль инвесторлар игътибарына тәкъдим ителәчәк. Компанияләрнең 7 се - нефть, газ, химия, 11е-машина, җиһазлар төзелеше, энергетика тармагы, 10 компания -IT, телевидение, реклама, 9 ы-медицина, фармокология, 7 се -авыл хуҗалыгы, ветеринария, биотехнологияләр, 9 компания-төзелеш, дизайн өлкәләренә караган инновацияле проектлар тәкъдим итәчәк. Компетентлы хөкемдарлар комиссиясе экспонент-компанияләр арасыннан төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк.

18
апрель, 2010 ел
якшәмбе
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелде. ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстанда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.

17
апрель, 2010 ел
шимбә
17 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Чистай муниципаль районының 39нчы сессия эшендә катнашты. Чистай муниципаль районы Советы депутатларына башлык вазифасына Чистай шәһәр Советы депутаты Илдус Әхмәтҗанов тәкъдим ителде.
17 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «С.П.Горбунов исемендәге КАПО» ААҖнең үсеш перспективаларына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә «Берләштерелгән авиация корпорациясе» ААҖ президенты А.И.Федоров катнашты.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «Александровка» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аның барышында кунаклар Ульяновск өлкәсендә авыл территориясен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
багышланган республика киңәшмәсе булып узды "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турында" 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законын гамәлгә ашыру һәм 2010 елда торак төзелеше һәм аны файдалануга кертү, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов уздырды.
Татарстанның электрон сәүдә мәйданчыгы эшендәге җитешсезлекләр якын көннәрдә бетереләчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан тиешле күрсәтмәләр бирде.

16
апрель, 2010 ел
җомга
16 апрельдә Алабуга муниципаль район Советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чираттан тыш, 34 нче оештыру сессиясендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде. Ул - бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Геннадий Емельянов. Г.Емельянов бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкарачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 апрельдә Хөкүмәт Йортында «Белая дача» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.
Saria Bio Industries компаниясе Татарстан Республикасындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты булырга ниятли. 16 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бу хакта компания вәкилләре белдерде. Очрашу Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International