ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе

РФ Президенты, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.


30
апрель, 2010 ел
җомга

30 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән ТР Спас муниципаль районының Болгар шәһәренә.


28
апрель, 2010 ел
чәршәмбе

28 апрельдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзән муниципаль районының Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды.


26
апрель, 2010 ел
дүшәмбе

26 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге объектларын төзекләндерү программасы тәкъдим ителде. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хөкүмәте министрлары, район башлыклары катнашты.


23
апрель, 2010 ел
җомга

23 апрель көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский “Эрмитаж-Казан” үзәгендәге “XVII–XVIII йөзләрдә Франция сәнгате” күргәзмәсе белән танышты.

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТЮРКСОЙ оешмасы Генераль секретаре Дүсән Касеинов белән очрашты.


22
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының узган утырышында "ТР Дәүләт Киңәшчесе турында"гы республика кануны кабул ителгән иде. ТР Президенты бу вазыйфага билгеләү өчен парламентка республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кандидатурасын керткән иде. Кичә парламент комитетлары бу кандидатураны карап, раслады.


20
апрель, 2010 ел
сишәмбе
20 апрельдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында 38 кешедән торган төркемгә Халыкара үрнәктәге сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Аларның 23 е инглиз теле буенча тестны уңышлы тапшырды, 10 сы - япон телен белүләрен раслаучы сертификат, 5 се чит тел буларак рус телен укыту методикасы буенча сертификат алды. Сертификатлар тапшыру тантанасында ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов катнашты. Ул Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья универсиадасы алдыннан Халыкара үрнәктәге сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, вуз базасында Бөтендөнья студентлар уеннарында хезмәт күрсәтәчәк төрле профиль белгечләре, шулай ук тәрҗемәчеләр тестлаштыру уза ала.
26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 124 ел тула. "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе шагыйрьнең туган көнендә аңа багышланган тапшырулар тәкъдим итәчәк. Аларны сәгать унда "Ишеттем мин кичә берәү җырлый…" тапшыруы ачып җибәрә. Көндезге сәгать бердә традицион Шигърият бәйрәменнән турыдан-туры трансляция оештырыла. 15 сәгать 15 минутта эстафетаны "Шүрәле" мультфильмы алачак. 15 сәгать 40 минутта "Без китәбез, сез каласыз…" телевизион фильмының беренче бүлеге күрсәтелә. Кичке сәгать 6 да "121" дигән документаль фильм, ә төнге дүртенче яртыда "Мин Тукайны эзлим" тапшыруы эфирга чыга.
ТР Мәгарифне үстерү институтының Коррекцион педагогика кафедрасы коррекцион белем бирү өлкәсендә эшли торган белгечләрдән, "Австриядә мәктәпкәчә һәм инклюзив белем бирү системасында инновацияләр" дигән проблема буенча белем арттыру курсларына бару өчен, төркем туплый. Институтның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, курслар агымдагы елның 7-13 июнь көннәрендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International