ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2010 ел
сишәмбе
“Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге уңъяк тоннельне казу эшләре белән мәшгуль Казанның метро төзүчеләре 2 нче трамвай депосыннан алып (Копылов урамы, 1а) 140 метр юл узды. Бүгенге көндә ул җир астыннан 440 метр юл узган. Тоннельнең гомуми озынлыгы 1300 метр тәшкил итә. Агымдагы елның июлендә комплекс, финанслауда өзеклекләр килеп чыкмаса, ахыргы максатына ирешергә тиеш.
9 мартта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында барган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта булды. Журналистларга аңлатма биреп, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Татарстан һөнәри квалификацияләрне региональ дәрәҗәдә сертификацияләү системасын кертү мәсьәләсенә бик актив катнаша, икътисади үсеш хисабына илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү юлы белән хәл ителә, дип белдерде.
13 март көнне Республика кан тапшыру станциясендә "Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!" дип исемләнгән зур масштаблы акция узачак. Аны "Без..." яшьләр хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы үткәрә.

"Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!" акциясе Казанда 2005 елдан башлап уздырыла. Аның максаты - донор канына ихтыяҗны каплау. Бу вакыт эчендә башкалабызда зур масштаблы 5 акция үткәрелә. Анда югары уку йортларында белем алучы 1500 шәкерт катнаша. Акция дәвамында 200дән артык литр кан тапшырыла.

9 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә республика Куркынычсызлык советы утырышы узды, анда "2010-2014 елларда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы турында"гы мәсьәлә каралды.
“Альянс Франсез -Казан” җәмгыяте ТР Президенты каршындагы Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе булышлыгында “Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дигән халыкара җыентык әзерли. Татарстан белән Франция арасындагы тарихи багланышлар, ике арадагы сәяси һәм икътисади элемтәләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективалары, француз, татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү, бу телләрне чит телләр буларак өйрәнүнең актуаль методикасы, мәдәниятлар арасындагы коммуникация - әлеге җыентыкның төп тематик юнәлешләре әнә шундый.

8
март, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Греция Милли операсының Балет труппасы директоры Ирек Мөхәммәтовны юбилее белән котлады.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз.

5
март, 2010 ел
җомга
5 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ел хатын-кызы, “Ел ир-егете” республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.
Наноиндустрия өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Иран делегациясе "Идея" технопаркында булды. Бу хакта Казан технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иран делегациясенең "Идея" технопаркы генераль директоры Сергей Юшко белән очрашуы технопаркның эшчәнлеге һәм инфраструктурасы, технопарк тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар һәм күрсәтелүче хезмәтләр белән танышу максатыннан узды.

2 мартта Татарстан 2009 елда күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча хисабын, ниһаять, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру буенча федераль фондка тапшырган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин моны атнаның мөһим яңалыгы буларак атады. Бүгенге көндә республикада быелгы капиталь ремонтка федераль фондтан финанслар алу өчен заявкалар формалаштыру бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә сүз булды. Министр белдерүенчә, агымдагы ел өчен заявкалар формалаштыру муниципалитетларда бик сүлпән бара. “ Кайбер районнар үзләрен бу эшне беренче тапкыр гына башкаручы итеп тота. Фонд эшеннән моңа кадәр хәбәрдар булмаган кебек сораулар бирәләр. Бу эшне узган елларда да шул ук белгечләр башкарды бит инде”, -дип гаҗәпләнә министр. Бүгенге көндә министрлык бер генә муниципаль берәмлекнең дә капиталь ремонтка заявкасын Мәскәүгә тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә әзер булмавын таный. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә бу эшкә контрольне көчәйтергә һәм документларны кыска вакытларда өлгертергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International