ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2010 ел
җомга
Пенза өлкәсендә "Идел буе федераль округында халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре һәм юллары" темасына киңәшмә уза. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Михаил Кормачев катнашалар.

Киңәшмә башланыр алдыннан, кунаклар Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге һәм Н.Бурденко исемендәге өлкә клиник хастаханәсенең Ир-ат сәламәтлеге үзәге эше белән танышты.


4
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
4 мартта Казан Ратушасында “Елның иң яхшы укытучысы-2010” шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителеп, җиңүчеләр бүләкләнде. Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе карамагында барлыгы 30 меңләп педагог исәпләнә, шулардан мәктәпләрдә 17 меңләп укытучы һәм педагог эшли. Быелгы 20 нче юбилей конкурсында катнашу теләге белән 400дән артык укытучы заявка биргән булса (элеккеге елда 350 чамасы булган), район этапларында 90ы җиңүче буларак игълан ителгән.
4 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Зеленодольск муниципаль районының Свияжск утрау-шәһәрендә булды. Эш сәфәре барышында Минтимер Шәймиев утраудагы истәлекле урыннар белән танышты, Свияжск утрау-шәһәрен торгызуны башлап йөрүче төркем әгъзалары белән очрашты.
4 мартта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар беренче укылышта "Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керү турында" ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын карап тикшерде. Әлеге закон проекты Татарстан парламентына комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Рафил Ногманов һәм Василий Логинов тарафыннан кертелгән.

Яңа эшләнгән закон проекты республика законнарын "Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законга тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. Бу законның 18 статьясы РФ субъектының югары вазифаи заты вәкаләтләре йөкләнгән Россия Федерациясе гражданины вазифасына керү тәртибен билгели.

Татарстанда Колорадо дәүләт университеты филиалы ачылырга мөмкин. Дөнья күләмендә танылу алган әлеге бизнес мәктәбенең республикада вәкиллеген булдыру мәсьәләсе ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның уку йорты деканы урынбасары Джон Хоксмайер белән очрашуында күтәрелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук мәгариф программалары өлкәсендә ике арада стратегик хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралган.

Хезмәттәшлекнең технологик компонентларына - белем алуга кандидатлар сайлап алу механизмнары, алган белемнәрнең сыйфатын һәм сорау табу дәрәҗәсен бәяләү, мәгариф программаларына административ һәм академик күзәтү булдыруга яклар аерым тукталып узган. Нигез академик партнерны сайлап алу максатыннан, якын араларда Колорадо штаты университетының МВА программалары әзерләнеп, республика вузларына презентацияләнәчәк.
4 мартта Казанда Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Чараны комитет рәисе Валентина Липужина үткәрде.

Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә чыгарылган иде. Халык ышанычлылары җирле үзидарәләр, депутат статусы, референдумнар үткәрү, территорияләрнең чикләрен һәм муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләүгә кагылышлы республика законнарына төзәтмәләрне карады. Аларның соңгысы Татарстанның Алабуга, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Азнакай һәм Буа районнарына кагыла. Биредә сүз аларның составында муниципаль берәмлекләрне эреләндерү хакында бара.

4 мартта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше барышын карады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Хөкүмәт башлыгы, аерым алганда, күкерт җитештерү мәйданы, чистарту корылмалары, насос станцияләре төзелеше белән танышкан. Премьер-министр шулай ук янгын сүндерү депосын, беренче җибәрү комплексының көнкүреш корпусын һ.б. карарга өлгергән. Объектлар төзелеше белән урында танышканнан соң, "ТАНЕКО" комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узган. Анда эшләрнең торышы, февральдә башкарылган эшләргә йомгак һәм март аена бурычлар, алдагы 3 айга перспективалар хакында "ТАНЕКО"ның генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгышы тыңланган.
4 мартта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар беренче укылышта "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына һәм Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 2.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проектын беренче укылышта карап тикшерде.

Әлеге закон проекты белән, бала хокукларының дәүләт тарафыннан яклану гарантияләрен көчәйтү, аларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыфаи затлар тарафыннан үтәлүенә һәм хөрмәт ителүенә этәргеч бирү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын кертергә тәкъдим ителә. Шунда әлеге дәүләт вазифасын биләүченең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең урынбасары булып торуы да күрсәтелә. Проектның 39 статьясында Балалар хокуклары буенча вәкилнең вәкаләтләре турында мәгълүмат бирелә.

Комитет рәисе Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, бу вазифага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя.

3 мартта Мәскәүдә “Мәскәү банкара валюта биржасы” ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Килешү текстына Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко кул куйды.

Әлеге документ республикада инновацион инфраструктура үсешенә, югары технологияле продукция эшләп чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр җәлеп итәргә, кече һәм урта эшкуарлыкны, шулай ук икътисадның инновацион секторында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерергә ярдәм итәчәк.

3
март, 2010 ел
чәршәмбе
3 мартта Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International