ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
3 мартта Мәскәүдә “Мәскәү банкара валюта биржасы” ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Килешү текстына Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко кул куйды.

Әлеге документ республикада инновацион инфраструктура үсешенә, югары технологияле продукция эшләп чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр җәлеп итәргә, кече һәм урта эшкуарлыкны, шулай ук икътисадның инновацион секторында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерергә ярдәм итәчәк.

3
март, 2010 ел
чәршәмбе
3 мартта Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышы узды.
Ял көнендә Төмән шәһәренең "Төзүче" мәдәният сараенда ике атналык Татар мәдәнияте көннәрен ачуга багышланган тантана булып узды. Тантана мәҗлесендә һәм өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин катнашты. Виктор Хоменко өлкә губернаторы Владимир Якушевның татарларны милли Мәдәният көннәре белән котлавын ишеттерде, үзе дә бик җылы котлады. Тантана кичәсен өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җиткәчесе Гөлфия Хәлитова белән "Татар егете-2009" бәйгесе лауреаты Разил Сабитов алып барды.

Менә инде икенче ел Татар мәдәнияте көннәрен ачуда тулысынча яшьләр катнашты: Фәрит Корманов җитәкчелегендәге "Яшь буын" оешмасы һәм Руслан Мамеев исемендәге Татар яшьләре берлеге.

3 мартта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге алып бару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" ТР Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" ТР закон проектын беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проекты республика законнарын федераль закон актларына тәңгәлләштерү максатында эшләнгән.

Татарстанның нефть компанияләре 2010 елның февраль аенда 2487,7 мең тонна "кара алтын" чыгарган, бу 2009 елның февраленә карата 100,4 процент тәшкил итә. 2 ай эчендә 5246,3 мең тонна нефть чыгарылган, узган елның шул чорына карата үсеш 0,6 процент. Бәйсез нефть компанияләре тарафыннан 1063,9 мең тонна "кара алтын" табылган, бу 2009 елның гыйнвар-февраль айларына караганда 0,4 процентка артык.

"Татнефть" ААҖ февральдә 1984,5 мең тонна нефть чыгарган, бу 2009 елның февраленә карата - 100,5, план күрсәткеченә карата 101,9 процент тәшкил итә. Компаниядән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның ике аенда 4182,4 мең тонна "кара алтын" (планнан тыш - 76,8 мең тонна) табылган, бу 2009 елның гыйнвар-февраль айларына карата 100,7 процент дигән сүз.

Түбән Кама “Шин” ААҖдә шин заводының җыю производствосын реконструкцияләү эше төгәлләнеп килә. Әлеге проектны “Татнефть” финанслый. Бу эш җиңел автомобиль шин­­нары сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә яңа продукция күләме тагын 960 мең данәгә артып, 2,86 миллион (“мораль яктан” искергән диагональ конструкцияле шиннарга алмашка) данәгә җитәчәк. “Татнефть” ААҖ шин бизнесына моннан ун ел элегрәк – 2000 елда, компания Татарстан Хөкүмәтеннән предприятиенең акцияләрен сатып алгач кергән иде. “Татнефть” Түбән Кама “Шин” ААҖне үстерүгә 30 миллиард сумнан артыграк инвестиция кертте. “КАМА-EURO” дигән яңа бренд белән радиаль шиннар җитештерү аның тәүге әһәмиятле проектына әйләнде.
Март җитте – ярминкә җитте. 5–7 март көннәрендә Х.Ямашев проспектындагы (36 йорт) “Арт-Эко” галереясе бинасында инде матур традициягә әйләнгән халыкара хәйрия ярминкә-күргәзмә узачак.

Аны гадәттәгечә Казан шәһәре төрекләренең “Анадолу” милли-мәдәни мөхтәрияте һәм “Салават күпере” хосусый гомуми белем бирү мәктәбе оештыра. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә. Бу юлы да күргәзмә-сатуга чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, агачка һәм металлга уеп ясалган эшләнмәләр куелачак.
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты инде җиденче тапкыр илнең төрле вузларында җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча белем алучы студентларны үзенә җыя. Алар 1-5 март көннәрендә Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган олимпиадада белемнәрен, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр. Бу чара “Казанда РR (җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр) көннәре” буларак мәгълүм.

Әлеге студентлар фестивален уздыруның инициаторы – КДТУның гуманитар факультеты, ягъни яңа уку елыннан социаль технологияләр институты. Алар белән беррәттән респуб­лика данын Казан дәүләт энергетика университеты, социаль белем бирү академиясе һәм Кама дәүләт инженерия-икътисад академиясе яклый. Ә кунаклар – Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Мурманск, Улан-Удэ, Екатеринбург һ.б. шә­һәрләрдән килгән студентлар. Кыскасы, жюри әгъза­ла­рына барлыгы 29 ко­манданың чыгышына бәя би­рергә туры киләчәк.

Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләргә кагылышлы со­рауларга дөрес җавап биреп җиңүгә ирешкән егет-кызлар РФ Президентының акчалата стипендиясе белән бүләкләнә. Акчасы аз түгел, беренче урынга – 60, икенче һәм өченчеләргә 40 ар мең сум. Олимпиаданың икенче әһәмиятле өлеше – РR проектлар бәйгесе. Аның темасы – “Сәламәт яшәү рәвешен җәмәгатьчелек белән бәйләнеш чаралары аша алга җибәрү”.
2 мартта Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир ачкычлары тапшырылды. Аларның барысы да Президент программасы ярдәмендә яңа фатирлы булды. Тантаналы чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин һәм "Восход" төзелеш фирмасы директоры Евгений Романов катнашты.

Кунаклар әлеге шатлыклы вакыйганы билгеләп үтү өчен Майбикә Иркинаның яңа фатирына җыелды. Район башлыгы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде, яңа фатирга күченүчеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук аларны әлеге фатирларда Бөек Җиңүнең 70 һәм 80 еллыкларын да билгеләп үтәргә чакырды, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте.

Июнь ахырында Казанда "KAZAN HALAL-2010" дип исемләнгән Халыкара хәләл-продуктлар күргәзмәсе узачак. Чараның төп максаты - Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясен үстерү һәм җәелдерү, әлеге юнәлешнең динамик үсешенә ярдәм итүче төбәк һәм Халыкара элемтәләрне үстерү, Россия хәләл индустриясе базарына инвестицияләр җәлеп итү.

Күргәзмәнең эшлекле программасы "Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе" форумын, хәләл продукция җитештерү, сату, логистика, консалтинг мәсьәләләрен, стандартлаштыру үзенчәлекләрен яктыртучы конференцияләр һәм "түгәрәк өстәлләр"не үз эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International