ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев академик Рәшит Сюняевка котлау телеграммасы юллады.

27
февраль, 2010 ел
шимбә
27 февральдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае узды, анда ТР Диния нәзарәте рәисе итеп Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Корылтай эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
27 февральдә Париждагы "Порт де Версаль" күргәзмәләр комплексында "Salon International De L’ Agriculture (SIA) 2010" дип исемләнгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне тантаналы төстә Франция Президенты Николя Саркози ачты. Россия ягыннан ачылыш тантанасында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник катнаша.

"Salon International De L’ Agriculture (SIA) 2010" күргәзмәсе Ауропада иң зур күргәзмәләрдән санала һәм инде 47 нче мәртәбә үткәрелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинетының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Анатолий Краснов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Минһаҗев, "Татарстан кулланучылар берлеге"нең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнаша.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллиннның Венага сәфәре вакытында Татарстан белән Австрия арасында озак вакытлы стратегик хезмәттәшлек һәм яңа икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары каралды. Азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм туризм ике яклы эшлекле элемтәләрне үстерү һәм ныгытуда перспективалы өлкәләр булып санала.

Татарстанда Австрия көннәрен уздыру да еллык традициягә әйләнәчәк. Ә Go International программасы Татарстан бизнесын чит илләрдә яңа базарларны үзләштерүгә ярдәм итәчәк. Ел саен уздырыла торган Iconvienna - The European Business and Investment Forum инвестиция бизнес-форумы кысаларында бу язда Австрия башкаласында Татарстанның мөмкинлекләре презентацияләнеп, Австрия һәм Татарстанның икътисади ведомстволары арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланачак. Шулай ук әлеге Ауропа иленең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килешү төзелер дип көтелә.
"КАМАЗ" һәм "Соллерс" автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы җитештерүчеләр исемлегенә кертелде. Дәүләт заказчылары алардан 2010 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы сатып алачак. Россия Хөкүмәте боерыгы белән расланган исемлектә барлыгы 20 автоҗитештерүче бар.

Татарстан территориясендә җитештерү куәтләре булган компанияләр. арасыннан исемлеккә "Fiat Ducato" автомобильләре җитештерүче "Соллерс-Алабуга" ҖЧҖ, "ISUZU" йөк машиналары эшләп чыгаручы "Северстальавто-Исузу" ЯАҖ, "Fiat" һәм "Ssang Yong" автомобильләре җитештерүче "Соллерс-Чаллы" ААҖ һәм "КАМАЗ" ААҖ керде.
27 февральдә Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә Татарстан һәм Һиндстан арасында мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге оешуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үтә.

Иртән республика күләмендә “Шрингара” халык иҗаты фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда 100гә якын башкаручы чыгыш ясады. Аларны Һиндстан Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге каршындагы Джавахарлал Неру исемендәге Мәдәният үзәге мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде.
Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кыргызыстанга эшлекле сәфәре тәмамланды.

Составында министрлыклар-ведомстволар, җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре булган делегация тугандаш төрки республикада җиңел сәнәгать предприятеләренең эш тәҗрибәсе белән танышкан, биредә профильле предприятиеләр продукциясен күпләп сату базарларын оештыру тәҗрибәсен, җиңел сәнәгать тармагында тариф сәясәте, таможня көйләве шартларын өйрәнгән.

Сәфәр барышында татарстанлылар Кыргызыстанны юл төзелеше, торак-коммуналь техникасы белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып барган. Автомобиль юллары төзелеше һәм ике республика арасында туры һава юлын ачу юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерү дә фикер алышуга чыгарылган.

18-21 март көннәрендә Казанның Спорт сарае базасында беренче тапкыр кече яшьтәгеләр арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегенең финалы узачак. Турнир атказанган спорт мастеры, СССРның күп тапкырлар чемпионы, фигуралы шуу буенча Ауропа чемпионатлары призеры, атаклы совет тренеры Станислав Жук истәлегенә багышлап үткәрелә.
27 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае уза, анда ТР Диния нәзарәте рәисе сайланачак. Республика районнарыннан корылтайда 528 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төняк Кавказ республикалары мөфтиләренең һәммәсе дә катнашыр дип көтелә.

26
февраль, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов Күвәйт илчелегендә әлеге илнең бәйсезлек яулавына - 49 ел, азат ителүенә 19 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашты.

Н.Мириханов Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкил Нассер Хаи Ибраһим әл-Мөзаян әфәндене Күвәйт тарихындагы истәлекле даталар белән котлады, ил халкының чәчәк атуын, Татарстан һәм Күвәйт арасындагы нәтиҗәле икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең үсүен һәм ныгуын теләп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International