ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда яшәүчеләрне Яңа ел белән тәбрик итте.

30
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

29
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
29 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.

29 декабрьдә республиканың мәдәни даирәсендә зур бәйрәм. "Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда, Татарстанның иң яхшы мәдәният учреждениеләренә һәм макталган мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр бирелү уңаеннан, театральләштерелгән тантана булды.

Төгәлрәге, ТР Хөкүмәте исеменнән республика һәм район, шәһәр муниципаль берәмлекләре мәдәният учреждениеләренә, 27 "Fiat Ducato" һәм 6 "НефАЗ" автобуслары ачкычларын, мәдәният һәм сәнгать, кинематография учреждениеләренең 62 хезмәткәренә грантлар тапшыру өчен ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева килде.

Кыш бабай кулындагы нәни чыршыга эленгән автобус ачкычларын учреждение директорлары кулына тапшырганчы, республика Хөкүмәте башлыгы үзенең чыгышында инде соңгы көннәрен санаган 2009 ел ахыргы 10 елда иң авыры булды, дип искәртте. "Шулай да, әлегәчә беркайчан да мондый бүләк ясаганыбыз юк иде: сәламәтлек, хокук һәм җәмәгать тәртибе сагындагылар күз уңындарак булды, мәдәният өлкәсе читтәрәк кала килде. Аның каравы, бүген әнә нинди зур шатлык", - дип белдерде.

Р.Миңнеханов кулыннан республика бүләген кабул итеп алган Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан 62 номинант 4 номинациядә билгеләп үтелде. Аерым алганда, тармак үсешенә зур өлеш керткән 8 учреждение җитәкчесе "Иң яхшы җитәкче" (100 мең сум), кимендә 20 ел шушы өлкәдә эшләп коллектив эшенә зур өлеш керткән 21 зат "Таяныч һәм дәрәҗә" (50 мең сум) номинацияләре буенча бүләкләнде. "Перспектива" (30 мең сум) номинациясендә исә 30 яшькә кадәргеләрнең күп дигәндә 7 ел эчендә зур нәтиҗәләргә ирешкән 16 яшь талант, ә "Профессионал" (70 мең сум) номинациясендә югары һөнәри осталыкка ирешкән һәм тармак үсешенә сизелерлек өлеш керткән 17 зат грант алды.

29 декабрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия-2009 Кубогында җиңүләре уңаеннан “Зенит-Казан” волейбол клубы әгъзалары белән очрашты.
"Алабуга" махсус икътисади зонасындагы инфраструктура объектларының беренче чираты 2010 елда төзелеп бетәчәк. Бүген "Махсус икътисади зоналар" ААҖ генераль директоры Евгений Метельский ТР Министрлар Кабинетында махсус икътисади зоналарны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә тәмамланганнан соң әнә шулай дип белдерде.

Е.Метельский хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә "Алабуга" махсус икътисади зонасының беренче чираты 95 процентка әзер. "Без 2010 елда беренче чиратны төзү эшләрен тулысынча төгәлләргә һәм икенчесен төзи башларга ниятлибез. Проектлау эшләре тәмамлану стадиясендә һәм икенче чиратны төзү эшләрен башлау өчен мөмкинлекләребез бар", - дип ассызыклады Евгений Метельский.

5,6 һәм 8,9 гыйнвар көннәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында нәниләр өчен раштуа балы уза. ТР Дәүләт симфоник оркестры Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе катнашында "Золушка" кинофильмыннан совет композиторы Антонио Спадавеккиа музыкасын кулланып әкият сөйләячәк.

Музыкаль-театральләштерелгән тамашада балалар үзләрен анда катнашучылар итеп тойсын өчен уен элементлары кертелгән. Фойеда нәни кунакларны бәйрәм чыршысы әйләнәсендәге балга чакыручы әкият персонажлары көтәчәк.

30 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр Татарстанның Милли музее хәйрия максатыннан Яңа ел чыршысы бәйрәмнәрен үткәрә. "Әкияттә - кунакта" дип исемләнгән күргәзмә кысаларында 30 декабрьдә иртәнге 10 сәгатьтә "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел белән котлаячак. 8 гыйнварда 10 сәгатьтә бәйрәмгә "Гаврош" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, 12 сәгатьтә Казанның Идел буе районы балалар йорты сабыйлары чакырыла. 10 гыйнварда 12 сәгатьтә әкияткә кунакка Киров районы Балалар йортыннан нәниләр киләчәк.

Бу көннәрне балалар төрле халыкларның әкиятләренә сәяхәт кылачак. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып керәчәк. Сабыйлар Емеля, аның миче, чуртан балыгы, татар әкияте герое Айтуган белән очрашачак. Кыш бабай остаханәсендә исә Яңа ел чыршысына бизәкләрне, уенчыкларны, открыткаларны үз кулы белән ясарга мөмкин булачак. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте җиткерә.


28
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
28 декабрь көнне Казанның "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел җитәкчесе - 2009" Республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Гражданнарның гомуми һәм бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми, шулай ук 2010 елда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем алуга булган хокукларын дәүләт гарантияләре белән тәэмин итүгә финанс чыгымнарының нормативларын раслау турында"гы ТР Законнарына кул куйды. Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International