ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2009 ел
җомга
Халыкара музейлар советының (ИКОМ) Россия Комитеты президиумының беренче утырышында Татарстанның Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ИКОМның Россия Комитеты вице-президенты итеп сайланды.

Халыкара музейлар советы - дәүләтнеке булаган профессиональ халыкара оешма. Ул ЮНЕСКОда югары консультатив дәрәҗәгә ия. Советның Россия комитеты составына илебездәге 300 музей керә.


24
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
25 декабрьдә Әфганстан Республикасына совет сугышчыларын кертүгә 30 ел тула. Бу уңайдан Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында әлеге датага багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда Әфганстан Республикасында сугышкан ветераннар һәм Төньяк-Кавказ төбәге территориясендә хәрби конфликтларда һәм террорга каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Кооринацион Шура Рәистәше генерал-майор Рим Мостаев, "Сугыш инвалидлары" дигән Әфганстанда сугышкан һәм яраланган инвалидларның Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк җәмгыяте рәисе Альберт Кукаркин,

Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш катнаштылар.

24 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында республика парламентарийлары "Китапханә һәм китапханә эше турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән депутатларны ТР Премьер-министр урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды.
24 декабрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты. Яклар Татарстан һәм Төркия арасындагы икътисади багланышларның торышы хакында фикер алышты, хезмәттәшлекне киңәйтүнең юнәлешләрен билгеләде.

Кунакны сәламләп, Равил Зарипов Татарстан һәм Төркия Хөкүмәтләре тарафыннан үз вакытында Казанда Төркия генераль консуллыгын ачу турында дөрес һәм перспектив карар кабул ителүен билгеләп үтте. "Бүгенге көндә Төркия ике яклы тауар әйләнешенең күләме буенча Татарстанның сәүдә партнерлары арасында беренче урынны били", - диде ул. Министр шулай ук яңа генераль консул килгәч ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең тагын да киңәячәгенә өмет белдерде.

24 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында КПРФ партиясенең Татарстан парламентындагы фракциясе рәисе Хафиз Миргалимов сессия көн тәртибенә ТРның Тарифлар буенча буенча комитеты башлыгы Марина Фәйрушинаның тарифлар сәясәтенә багышланган мәгълүматын кертүне сорады. Х.Миргалимов сүзләренчә, төрле муниципаль берәмлекләрдә тарифлар берничә төрле. Бу хакта депутатларга җиткерү кирәк, дип саный ул.

Сессия утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу нисбәттән үз фикерен белдерде. М.Шәймиев сүзләренчә, бөтен җирдә дә бердәм тариф булмаячак. Бу коммуналь хезмәтләрне күрсәтү чыганаклары белән бәйле. "Тарифларны артык үсә дип әйтеп булмый", - диде ул.

"Бердәм Россия" җитәкчелеге РФ Президенты Дмитрий Медведевка Татарстан һәм Сарытау өлкәсе башлыклары вазифасына кандидатларны тәкъдим итте.

Россия Президенты белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы спикеры, партиянең Югары советы башлыгы Борис Грызлов, партия Генераль советы президиумы секретаре Вячеслав Володин һәм Андрей Воробьев катнашты.

"Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге Татарстан башлыгы вазифасына Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кандидатураларын тәкъдим итте.


23
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
23 декабрьдә Мәскәүдә РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә Россия Дәүләт Советының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәгълүмати җәмгыятьне үстерү советының уртак утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Минтимер Шәймиев СССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харис Якуповны 90 яшьлеге белән котлады.
Дмитрий Медведев СССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харис Якуповны 90 яшьлеге белән котлады.
24 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы үз эшен дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, парламентның 3 декабрьдә узган җиденче утырышында каралмыйча бер мәсьәлә калган иде. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, 24 декабрьдә дәвам итәчәк утырышның көн тәртибенә өстәмә рәвештә 42 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 15е - ТР закон проектлары, 23е - федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләре закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International