ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Бу минутларда Казан ратушасында Казан шәһәр Думасының 45 нче сессиясе уза.

Көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Аерым алганда, сессиядә 2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына Казан бюджетына кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр, шәһәрдә төзелеш эшләре алып бару һәм җирдән файдалану кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү, Казанның муниципаль торак булмаган фонд объектларын арендага бирү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышыначак.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы Кремльнең архитектура ансамбле һәм аның фрагментлары сурәте төшерелгән тауар билгесе хуҗасы булды.

Шулай итеп, сувенир продукцияләрендә, азык-төлек продуктларында, басма продукцияләрдә Татарстан башкаласы символы һәм Сөембикә, Кол Шәриф мәчетләре кебек мәдәни казанышлар символларының теләсә нинди сурәте тауар билгесе хуҗасы рөхсәте нигезендә дә пәйда булырга генә мөмкин.

Казан Кремле РФ халыкларының мәдәни мирасының һәм Бөтендөнья мәдәни мирасының әһәмиятле объекты булып тора. Казан Кремле сурәтләрен хокукый яклау мөмкинлеге алу республиканың төп мәдәни мирасларының берсен куллану ысулларын һәм сыйфатын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр ителә музей-тыюлыкның пресс-релизында.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театрының туган көненә багышланган тантаналы кичә булды. 1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу дата Камал исемендәге театрның туган көне санала.

Тантана татар театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен Д.Сираҗиев исемендәге премияне тапшыру белән башланды. "Күренекле режиссер Дамир Сираҗиев исемендәге премия Камал театрында 1999 елдан бирле тапшырылып килә. Бу вакыт эчендә әлеге югары бүләккә 55 кеше лаек булды. Алар арасында режиссерлар, актерлар, журналистлар, меценатлар бар", - диде Фәрит Бикчәнтәев, бәйрәм кичәсен ачып.


22
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
22 декабрьдә ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Бөтен республикадан, конкурсларда катнашу өчен, 250дән артык укучы үз иҗади эшләрен җибәргән. Аларның иң яхшылары Казанга чакырылды. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән котлады.
22 декабрь Татарстан милиционерларының тагын 70 гаиләсе яңа торак алды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Губкин урамында урнашкан ОМОН административ-көнкүреш комплексының торак өлешен тапшыру тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Махсус бүлекчәләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, шулай ук шәхси состав, аларның гаиләләре һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты.

22 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында"гы Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР Законын һәм "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР Законын имзалады.
22 декабрьдә ТР Президенты "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзаларын раслау турында"гы Указны имзалады.
"Татмедиа" массакүләм мәгълүмат агентлыгында "Тат­кни­га­фонд.­ru" милли электрон китапханәсе тәкъдим ителде. Әлеге электрон каталог эченә ике ай дигәндә татар телендә нәшер ителгән 1072 китап кертелгән. Китапханә сайтында "Татар әдәбияты классикасы", "Хәзерге татар әдәбияты", "Балалар әдәбияты" кебек күп төрле бүлекләрдән теләгән китапны эзләп табарга мөмкин. "Коммерсантъ" нәшрият йорты шеф-редакторы Андрей Васильев бу уңайдан республика күләмендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
22 декабрь – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – "Татэнерго" ААҖ Директорлар советы рәисе Равил Моратов энергетикларны профессиональ бәйрәм белән котлады.
Санкт-Петербург Телевидениесенең 5 каналында татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы тапшыру күрсәтелде. Алман илендә моннан 100 ел элек язылган татар җырлары сакланган. Милли-моңлы хәзинә очраклы гына табылган. Шулай да, тәртип һәм төгәллек яратучы немецларда халык талантлары башкарган җырлар саклану очраклы түгелдер. Ә инде башкаручыларның табигый моңга ия булуы бәхәссез. Халкыбыз тарихына кагылышлы дулкынландыргыч казанышлар әллә күпмедер әле. Үз дәүләте булган милләт язмышында ачылмаган серләр, мотлак, байтактыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International