Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең яңа оештырылган Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эшен уңай бәяләде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте җитәкчесе берләштерелгән ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бу елның 20 ноябрендә Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән Теркәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсен берләштерү юлы белән оештырылды.